Матбугат.ру
4.54K subscribers
8.53K photos
718 videos
1 file
343 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Укучыбыз җибәрде. Бай булу планы.
😁25👍2
Ни өчен кәҗә гөмбәсе (сморчки) тәмле күренә? Чөнки ул ат картасына охшаган.
😁161👍1
Радио көненә.

Биш тәңкәлек ап-ак радио
Эленеп торды өйнең түрендә,
Гаиләбезнең бер әгъзәсе булып
Сөйләп торды үзе телендә.

Өфө һөйләй. Өфө вакыты менән
Еде сәгать утыз минутта,
Концертыбызны башлайбыз дип
Уятты ул безне һәр иртә.

Әнкәй торган инде, нидер эшли
Радиодан моңнар агыла,
Самавыр да көйли аңа кушылып
Идәндәге таба өстендә.

Концерт бетми торыш юк инде ул
Йоклаганга сабышып ятасың,
Бер күз белән карап сәгатеңә
Эх, бетә дип көенеп аласың.

Мәскәү керә аннан гимны белән
Радионың тавышы басыла,
Урысчаны барыбер аңламыйбыз
Җыелабыз самавыр янына.

Көен, сүзен отып алып калып
Җырларга да тырышып карадык,
Бүген әйбәт концерт булды диеп
Әле мактап та алдык.

Казан керә сәгать җиделәрдә
Яңалыклар, концерт, музыка,
Ял көнендә генә ишетәбез
Иртә белән китәбез мәктәпкә.

Көндез дәвам итә тапшыруын
Бер тулганда һава торышы,
Шулай туры килә иде әйткәннәре
Хәзергеләре була киресе.

Багана башында да эленеп торды
Ишетелде тавышы бик сирәк,
Кохоз радиосы сөйләгәндә генә
Карадылар аны әйбәтләп.

Читтә яшәгәндә кирәк булды
Будильник юк иде уятырга,
Солдат кебек сикереп тора идек
Мәскәү гимны уйный башлауга.

Радио көне дигәч күз алдыма
Килеп баса ап-ак радио,
Котлыйм диеп әйтеп тә булмый
Калдылар шул бары тик уйда.

Мине уятып җырларын тыңлаткан
Радионы һаман юксынам,
Балачакның рәхәт мизгелләрен
Иртәләрен барыбер сагынам.

Ә. Башарова. 07 май 2024 г.
Радио көне белән!!!
25👍10
Кеше зарлана, мондый погода ошамый ди.

Погода сүзен татарча әйтәсе
😁6
Айгөл Бариеваның каенанасы үлгән((

9 июньдә 87 яшь туласы булган. Соңгы ике елны бик каты авырган, урын өстендә яткан.

Туганнарының кайгыларын уртаклашабыз. 
13😢9
Audio
Илфак Шиһаповның бик популяр булмаган, әмма кызыклы һәм үзенчәлекле җыры
🔥25👍2
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Балачак галәме коена
"САФ" татарча радио нурында💜” (Гөлназ Дениз)

Радио көне котлы булсын!

"Тәртип", "Китап", Болгар", "Курай", "Татарстан", "Татар", "Күңел" радиоларын һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан котлыйбыз!

Кадерле сафташлар!
Теләкләрегезне кабул итәбез!💜
15🔥2👍1
Телеграм-каналыбыз төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә. Ә иң өлкәне, мөгаен, Резидә Хәйруллинадыр.

Резидә апага 91 яшь. Ул көн дә «Матбугат.ру» телеграм-каналына керә. Хәбәрләр укып кына калмый, комментарийлар да калдыра. Иң актив кулланучыларыбызның берсе ул. Бүген Резидә апа белән якыннанрак таныштык. Югары белемле, чиста татар мәктәбен, аннары авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Бүген оныклары белән Буа шәһәрендә гомер итә. Смартфон, интернет белән дә оныклары дуслаштырган. Резидә апаның кызыксыну даирәсе бик киң: мәдәният, сәясәт, спорт һ.б. «Кайвакыт бармаклар гына тыңлап бетерми, язганда хаталар күп китә», – ди ул елмаеп.

«Матбугат.ру» телеграм-каналында миңа булган нәрсә ошый. Рәхәтләнеп карыйм, укыйм», – диде иң өлкән яшьтәге дустыбыз һәм барлык матбугатрулыларга сәламәтлек теләп калды.
43👍16
"Бәтәч!" рубрикасы.

Безнең "Кайсы радионы күбрәк яратасыз?" дигән сораштыруны бүген ТНВ яңалыкларыннан күрсәткәннәр!

Кайсыгызга автограф бирик?
🔥21👍12
Танылган алып баручы Вильдамир Бахау вафат. Урыны җәннәттә булсын. Озату 7 сырхауханәдә 9:00 сәгатьтә, жирләү Башкортстанның Краснокама районы Артаул авылында.
"Ковидтан соң шундый булып калдым" димәктән. Минем бер танышым күрешкәндә йодрыгын гына тидереп ала. Ковидтан соң шундый булып калды.
😁29👍4
Холодная весна 24-го...
🔥6😢6
Сезнең шулай булганы бармы, син тырышасың-тырмашасың, ә синең янда утыручы берәү кемнеңдер кеме булуы аркасында социаль лифтта ансат кына өскә менеп китә һәм сиңа елмаеп кул болгап кала)
25👍2
Р.Мөбарәкшина фотога төшерүчеләрне фотога төшергән.
👍76😢1
Туфрак җылынганмы икәнлеген белү өчен элек әйбер утыртыр алдыннан җиргә түк белән утырып караганнар. Быел шулай иткәнсездер бит?
😁9👍2
Быел Сабантуйлар 8 һәм 9 июньдә район үзәкләрендә һәм авылларда уздырылачак. 15 июньдә – Чаллыда, 23 июньдә – Казанда. Миңнеханов тәгаенләп кул куйган.

Мин быел колгага менмәкче булам
😁6🔥5👍2
9 май көнне Уфа шәһәрендә Җиңү көненә багышланган чаралар узачак. Шуларның берсе һәм бик сөенечлесе - Җиңү паркында Рейхстаг түбәсенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадаган татар солдаты Гази Заһитовка тантаналы рәвештә һәйкәл ачылачак, дип хәбәр итә Илгиз Халиков.
👍29