Болай булгач, сорыйм инде. Ә Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаеваның яңа аш-су тапшыруы ошыймы?
Anonymous Poll
29%
Ошый
22%
Ошамый
47%
Караганым юк
2%
Башка җавап (комментларда)
Бер район үзәгендә булган хәл. Пасхада күкәй җыеп йөрүче бер нәни генә малай "Христос воскрес" дигәнгә "Рәхмәт" дип җавап биргән. Абыйлары шулчак моны шелтәләп алганнар: "Ты чо нас палишь!"
😁18👍4🔥2
"Бакалар яуды бер елны" дип сөйләгәннәрен ишеткәнегез бармы? Шыттыралар микән? Әллә чыннан да шундый көчле яңгыр булдымы? 🤨
😁8❤2👍2
Ни өчен кәҗә гөмбәсе (сморчки) тәмле күренә? Чөнки ул ат картасына охшаган.
😁16❤1👍1
7 май - Радио көне. Кайсы радионы күбрәк яратасыз?
Anonymous Poll
40%
Болгар радиосы
29%
Китап радиосы
1%
Курай радиосы
3%
Күңел радиосы
10%
Татар радиосы
2%
Татарстан радиосы
10%
Тәртип радиосы
5%
Радио тыңламыйм
2%
Башка вариант (комментларда)
🔥27👍10❤7
Радио көненә.
Биш тәңкәлек ап-ак радио
Эленеп торды өйнең түрендә,
Гаиләбезнең бер әгъзәсе булып
Сөйләп торды үзе телендә.
Өфө һөйләй. Өфө вакыты менән
Еде сәгать утыз минутта,
Концертыбызны башлайбыз дип
Уятты ул безне һәр иртә.
Әнкәй торган инде, нидер эшли
Радиодан моңнар агыла,
Самавыр да көйли аңа кушылып
Идәндәге таба өстендә.
Концерт бетми торыш юк инде ул
Йоклаганга сабышып ятасың,
Бер күз белән карап сәгатеңә
Эх, бетә дип көенеп аласың.
Мәскәү керә аннан гимны белән
Радионың тавышы басыла,
Урысчаны барыбер аңламыйбыз
Җыелабыз самавыр янына.
Көен, сүзен отып алып калып
Җырларга да тырышып карадык,
Бүген әйбәт концерт булды диеп
Әле мактап та алдык.
Казан керә сәгать җиделәрдә
Яңалыклар, концерт, музыка,
Ял көнендә генә ишетәбез
Иртә белән китәбез мәктәпкә.
Көндез дәвам итә тапшыруын
Бер тулганда һава торышы,
Шулай туры килә иде әйткәннәре
Хәзергеләре була киресе.
Багана башында да эленеп торды
Ишетелде тавышы бик сирәк,
Кохоз радиосы сөйләгәндә генә
Карадылар аны әйбәтләп.
Читтә яшәгәндә кирәк булды
Будильник юк иде уятырга,
Солдат кебек сикереп тора идек
Мәскәү гимны уйный башлауга.
Радио көне дигәч күз алдыма
Килеп баса ап-ак радио,
Котлыйм диеп әйтеп тә булмый
Калдылар шул бары тик уйда.
Мине уятып җырларын тыңлаткан
Радионы һаман юксынам,
Балачакның рәхәт мизгелләрен
Иртәләрен барыбер сагынам.
Ә. Башарова. 07 май 2024 г.
Радио көне белән!!!
Биш тәңкәлек ап-ак радио
Эленеп торды өйнең түрендә,
Гаиләбезнең бер әгъзәсе булып
Сөйләп торды үзе телендә.
Өфө һөйләй. Өфө вакыты менән
Еде сәгать утыз минутта,
Концертыбызны башлайбыз дип
Уятты ул безне һәр иртә.
Әнкәй торган инде, нидер эшли
Радиодан моңнар агыла,
Самавыр да көйли аңа кушылып
Идәндәге таба өстендә.
Концерт бетми торыш юк инде ул
Йоклаганга сабышып ятасың,
Бер күз белән карап сәгатеңә
Эх, бетә дип көенеп аласың.
Мәскәү керә аннан гимны белән
Радионың тавышы басыла,
Урысчаны барыбер аңламыйбыз
Җыелабыз самавыр янына.
Көен, сүзен отып алып калып
Җырларга да тырышып карадык,
Бүген әйбәт концерт булды диеп
Әле мактап та алдык.
Казан керә сәгать җиделәрдә
Яңалыклар, концерт, музыка,
Ял көнендә генә ишетәбез
Иртә белән китәбез мәктәпкә.
Көндез дәвам итә тапшыруын
Бер тулганда һава торышы,
Шулай туры килә иде әйткәннәре
Хәзергеләре була киресе.
Багана башында да эленеп торды
Ишетелде тавышы бик сирәк,
Кохоз радиосы сөйләгәндә генә
Карадылар аны әйбәтләп.
Читтә яшәгәндә кирәк булды
Будильник юк иде уятырга,
Солдат кебек сикереп тора идек
Мәскәү гимны уйный башлауга.
Радио көне дигәч күз алдыма
Килеп баса ап-ак радио,
Котлыйм диеп әйтеп тә булмый
Калдылар шул бары тик уйда.
Мине уятып җырларын тыңлаткан
Радионы һаман юксынам,
Балачакның рәхәт мизгелләрен
Иртәләрен барыбер сагынам.
Ә. Башарова. 07 май 2024 г.
Радио көне белән!!!
❤25👍10
Forwarded from ✨ «САФ» татарча балалар интернет-радиосы✨
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
“Балачак галәме коена
"САФ" татарча радио нурында💜” (Гөлназ Дениз)
Радио көне котлы булсын!
"Тәртип", "Китап", Болгар", "Курай", "Татарстан", "Татар", "Күңел" радиоларын һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан котлыйбыз!
Кадерле сафташлар!
Теләкләрегезне кабул итәбез!💜

❤15🔥2👍1
Телеграм-каналыбыз төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә. Ә иң өлкәне, мөгаен, Резидә Хәйруллинадыр.
Резидә апага 91 яшь. Ул көн дә «Матбугат.ру» телеграм-каналына керә. Хәбәрләр укып кына калмый, комментарийлар да калдыра. Иң актив кулланучыларыбызның берсе ул. Бүген Резидә апа белән якыннанрак таныштык. Югары белемле, чиста татар мәктәбен, аннары авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Бүген оныклары белән Буа шәһәрендә гомер итә. Смартфон, интернет белән дә оныклары дуслаштырган. Резидә апаның кызыксыну даирәсе бик киң: мәдәният, сәясәт, спорт һ.б. «Кайвакыт бармаклар гына тыңлап бетерми, язганда хаталар күп китә», – ди ул елмаеп.
«Матбугат.ру» телеграм-каналында миңа булган нәрсә ошый. Рәхәтләнеп карыйм, укыйм», – диде иң өлкән яшьтәге дустыбыз һәм барлык матбугатрулыларга сәламәтлек теләп калды.

❤43👍16
"Бәтәч!" рубрикасы.
Безнең "Кайсы радионы күбрәк яратасыз?" дигән сораштыруны бүген ТНВ яңалыкларыннан күрсәткәннәр!
Кайсыгызга автограф бирик?
Безнең "Кайсы радионы күбрәк яратасыз?" дигән сораштыруны бүген ТНВ яңалыкларыннан күрсәткәннәр!
🔥21👍12
"Ковидтан соң шундый булып калдым" димәктән. Минем бер танышым күрешкәндә йодрыгын гына тидереп ала. Ковидтан соң шундый булып калды.
😁29👍4