Драматург Равил Сабырның 50 яшьлек юбилее Әлмәт театрында «Фәхрине үтереп ташладылар» кино-спектакль премьерасы белән узды. Бәйрәмнән мизгелләр.
👍18❤2
Алдыгызга алсу гөлләр җәям,
Юлыгызга – яшел аланнар.
Мең мәртәбә бәхетледер җирдә —
Мәхәббәтен таба алганнар.
Мәхәббәтнең күге – гел кояшлы,
Тугайлары – һәрчак тургайлы.
Мәхәббәтнең таңы – гел былбыллы,
Мәхәббәтнең төне – гел айлы...
Әгәр күңелең мохтаҗлыкка чыкса
Һәм теләсә синнән бер аклык, –
Бу гөнаһлы җирдә яши алган
Мәхәббәттә генә гөнаһ юк!
Яралавы аның – шифа гына,
Язмыш сине үтсә яралап, –
Мәхәббәтең саклап калыр һәрчак,
Мәхәббәтең калыр аралап.
Алдыгызга алсу гөлләр җәям,
Юлыгызга – яшел үләннәр...
Мең мәртәбә бәхет телим сезгә,
Мәхәббәтен таба белгәннәр!
Нияз Акмал
Юлыгызга – яшел аланнар.
Мең мәртәбә бәхетледер җирдә —
Мәхәббәтен таба алганнар.
Мәхәббәтнең күге – гел кояшлы,
Тугайлары – һәрчак тургайлы.
Мәхәббәтнең таңы – гел былбыллы,
Мәхәббәтнең төне – гел айлы...
Әгәр күңелең мохтаҗлыкка чыкса
Һәм теләсә синнән бер аклык, –
Бу гөнаһлы җирдә яши алган
Мәхәббәттә генә гөнаһ юк!
Яралавы аның – шифа гына,
Язмыш сине үтсә яралап, –
Мәхәббәтең саклап калыр һәрчак,
Мәхәббәтең калыр аралап.
Алдыгызга алсу гөлләр җәям,
Юлыгызга – яшел үләннәр...
Мең мәртәбә бәхет телим сезгә,
Мәхәббәтен таба белгәннәр!
Нияз Акмал
❤40🔥7👍4
Матбугат.ру
Татарда кайсы телевизион журналистны шәп интервью алучы дип саныйсыз? (алфавит тәртибендә бирдек)
Ниә тегене куймадың, ниә моны куймадың, ниә мине куймадың - күпме сүз ишеттек бу сораштыру белән)) Ярар, безнең тыныч булатабызны бераз селкетеп алдык)
😁14🔥2
Кайбер кешеләр чибәр генә, әмма походкалары юк инде. Ну-ка, тураегыз әле! Йөрмәгез болай.
😁27❤7
Тагын "накаркал" дигән сүзнең татарчасы юк бугай.
Юрап китердең не предлагать.
😁8
Бер дә санаган юк иде, бүген санап карадым әле. Бензинга акча бик күп китә икән. Аны ничек киметеп була? Сез ничә сумлык ягасыз?)
❤2👍2