Кыстыбый пешергәч, аны 6 өлешкә бүләсез бит? 4 өлеше түгәрәкле, 2 өлеше шакмаклы булып чыга. Шул бер кисәкне Казанда 47 сумга саталар, бүген күрдем. Оныгыгызга "аша, улым" дип кыстый-кыстый кыстыбый ашатканда белегез, ашаган саен 47 сум ашап куя димәк.
😁19
Русча "ы" һәм татарча "ы" әйтелеше белән аерыла. Йәгез, русча әйтеп карагыз әле. Ә хәзер татарча.
❤7
Татарда кайсы телевизион журналистны шәп интервью алучы дип саныйсыз? (алфавит тәртибендә бирдек)
Anonymous Poll
2%
Эльза Әхмәтҗанова
28%
Данил Гыйниятов
3%
Ләйлә Дәүләтова
31%
Лилия Кадыйрова
7%
Илдар Кыямов
8%
Замирә Рәҗәпова
2%
Гөлүсә Сөнгатуллина
3%
Фәридә Төхвәтуллина
14%
Айгөл Хәйруллина
2%
Башка вариант (комментарийда язам)
👍15❤4😁2
Драматург Равил Сабырның 50 яшьлек юбилее Әлмәт театрында «Фәхрине үтереп ташладылар» кино-спектакль премьерасы белән узды. Бәйрәмнән мизгелләр.
👍18❤2