Инде бүгеннән үк Аракчино - Югары Ослан паромы йөри башлый ди.
Буа, Кайбыч, Апас, Чүпрәле бармы монда))
Буа, Кайбыч, Апас, Чүпрәле бармы монда))
👍14
Инде черкиләр чыккан. Кичә өйгә керде берсе. Йокларга бирмәде. Әллә черки, әллә озынборын - анысын карап аера алмадым.
😁17👍2
Рамазан аенда кешеләр тыелган гамәлләрдән туктап тора. Кемдер эчүен ташлый, кемдер тартуны, кемдер бер ай сөяркәсе янына йөрми тора. Әмма Рамазан ае узгач, кайбер кешеләр кире үз гөнаһларына әйләнеп кайталар. Бу тырышып озаклап бәйләгән оекбашны кире сүтеп ату кебек. Ә ник бәйләдегез, алайса?
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
👍35
Кыстыбый пешергәч, аны 6 өлешкә бүләсез бит? 4 өлеше түгәрәкле, 2 өлеше шакмаклы булып чыга. Шул бер кисәкне Казанда 47 сумга саталар, бүген күрдем. Оныгыгызга "аша, улым" дип кыстый-кыстый кыстыбый ашатканда белегез, ашаган саен 47 сум ашап куя димәк.
😁19
Русча "ы" һәм татарча "ы" әйтелеше белән аерыла. Йәгез, русча әйтеп карагыз әле. Ә хәзер татарча.
❤7
Татарда кайсы телевизион журналистны шәп интервью алучы дип саныйсыз? (алфавит тәртибендә бирдек)
Anonymous Poll
2%
Эльза Әхмәтҗанова
28%
Данил Гыйниятов
3%
Ләйлә Дәүләтова
31%
Лилия Кадыйрова
7%
Илдар Кыямов
8%
Замирә Рәҗәпова
2%
Гөлүсә Сөнгатуллина
3%
Фәридә Төхвәтуллина
14%
Айгөл Хәйруллина
2%
Башка вариант (комментарийда язам)
👍15❤4😁2
Драматург Равил Сабырның 50 яшьлек юбилее Әлмәт театрында «Фәхрине үтереп ташладылар» кино-спектакль премьерасы белән узды. Бәйрәмнән мизгелләр.
👍18❤2