Бозлар китә
Кыйблалардан җилләр исә,
Агыйделдә бозлар китә
Шушы язга өметләнеп,
Мәхәббәтен кызлар көтә.
Яр өстендә учак ягып
Егетләре йөри янып
Сүз катарга, кавышырга
Кыймый алар сәбәп табып.
Агыйделдә бозлар китә,
Ашкындырып йөрәкләрне
Сандугачлар кайтып кочар,
Тиздән таллар-тирәкләрне.
Бозлар китә, актарыла
Агыйделкәй таша ярдан
Әйтерсең лә, ул кыш буе
Боз күтәреп тәмам арган.
Алда матур җылы көннәр,
Мәхәббәтен табар кызлар
Ә хәзергә сагыш төяп
Китеп бара елап бозлар.
Мирһади Разов
Кыйблалардан җилләр исә,
Агыйделдә бозлар китә
Шушы язга өметләнеп,
Мәхәббәтен кызлар көтә.
Яр өстендә учак ягып
Егетләре йөри янып
Сүз катарга, кавышырга
Кыймый алар сәбәп табып.
Агыйделдә бозлар китә,
Ашкындырып йөрәкләрне
Сандугачлар кайтып кочар,
Тиздән таллар-тирәкләрне.
Бозлар китә, актарыла
Агыйделкәй таша ярдан
Әйтерсең лә, ул кыш буе
Боз күтәреп тәмам арган.
Алда матур җылы көннәр,
Мәхәббәтен табар кызлар
Ә хәзергә сагыш төяп
Китеп бара елап бозлар.
Мирһади Разов
👍32😢3🔥1
Бу дөньядан нәрсә белән китәбез? Машина белән, фатир беләнме? Юк. Гамәлебез белән.
Гает вәгазендә ишеткәннәрдән.
Гает вәгазендә ишеткәннәрдән.
❤37
Кайберәүләр "пробка" сүзен "тыгым" дип тәрҗемә итә. Бигрәк ямьсез сүз, име?
🤔14
Сез миңа шунысын аңлатыгыз, ник птичье молоко кәнфитләренең берсе генә фольга кәгазенә төрелгән була?
😁17👍2
Инде бүгеннән үк Аракчино - Югары Ослан паромы йөри башлый ди.
Буа, Кайбыч, Апас, Чүпрәле бармы монда))
Буа, Кайбыч, Апас, Чүпрәле бармы монда))
👍14