Матбугат.ру
4.54K subscribers
8.55K photos
721 videos
1 file
352 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Илһам абый төшергән. Ничек инде кайсы Илһам абый? Илһам абыйны белмисез чтоли?
4🔥1
Яңа тәрҗемәче программа чыккан диләр) исем китеп карап торам әле аңа)

Дип яза Альберт исемле укучыбыз
😁22😢4👍3
Көндәлек нигъмәтләр үзеннән-үзе булырга тиешле, "как должное" кабул ителә. Бу алай түгел. Бу Аллаһы Тәгалә рәхмәте. Аллаһның кешеләр алдында бернинди бурычы юк.

Ифтар вәгазендә ишеткәннәрдән.
16👍1
Әйбернең сыйфаты юк хәзер. Күрше шулай диде. Сез дә еш ишетәсезме бу сүзне?
Шаккатам мин телеграмда комментарий язып утыручыларга. Эшләре юкмы соң. Телеграм-канал алып баручы эшсезләргә аеруча шаккатам.
😁36
Нурсинә ападан теләк
35
АЧЫГАВЫЗ

Әбиләрдән сабыйларга кадәр
Бар да җырлый. Сәхнә – шыгырым!
Җырның ертыгы юк. Ләкин шунысы –
Җырлыйбыз соң бүген кем җырын?

И биибез аннан. Искитмәле
Көйләр ишетелә якында.
Кеше кубызына бии-бии
Төшеп кала бугай акыл да.

Ул чибәрлек ярышлары тагын!
Нәни кызыйлар да мисс-мисс-мисс.
Әниләре гайрәт биреп тора –
Королева булсын! һәм бик тиз.

“Воскрес!” – дип котлап күршеләрне,
Күкәй буяп, шәмнәр кабызып...
Ифтарларда авыз ачабыз без,
Юкса күптән ачык авызлы.

Күңел күзе генә йомык бары,
Денең ни дә аңа, җирең ни...

Бар дөньяга мәшһүр ачыгавыз –
Тик тел генә анда күренми.

Ркаил Зәйдулла.
👍329
Но у нас таких нет, у нас все нормальные ребята
😁42👍4
20👍1
Бозлар китә

Кыйблалардан җилләр исә,
Агыйделдә бозлар китә
Шушы язга өметләнеп,
Мәхәббәтен кызлар көтә.

Яр өстендә учак ягып
Егетләре йөри янып
Сүз катарга, кавышырга
Кыймый алар сәбәп табып.

Агыйделдә бозлар китә,
Ашкындырып йөрәкләрне
Сандугачлар кайтып кочар,
Тиздән таллар-тирәкләрне.

Бозлар китә, актарыла
Агыйделкәй таша ярдан
Әйтерсең лә, ул кыш буе
Боз күтәреп тәмам арган.

Алда матур җылы көннәр,
Мәхәббәтен табар кызлар
Ә хәзергә сагыш төяп
Китеп бара елап бозлар.

Мирһади Разов
👍32😢3🔥1
ÐÀÌÀÇÀÍ 30 êîí
Тәлгать абый Хәмәтшин Матбугат.ру укучыларына үзе җибәрде
👍106🔥1
Эссе
🔥18
Гаеткә ничәдә барабыз?
🤲
👍1
Бу дөньядан нәрсә белән китәбез? Машина белән, фатир беләнме? Юк. Гамәлебез белән.

Гает вәгазендә ишеткәннәрдән.
37
Гаеткә кайсы мәчеткә бардыгыз?