Күрәсезме, каршы як йортларның кайбер тәрәзәләрендә утлар яна...
Җомга мөбарак булсын!
Җомга мөбарак булсын!
❤39🔥6👍2
Татарда иң популяр исем нинди? Минемчә ир-атлар арасында Марат. Хатын-кызлар арасында Лилия.
Ә сез ничек уйлыйсыз?
Ә сез ничек уйлыйсыз?
👍8❤2
Төнге сәгать ун. Кремль тулы турист. Хәтта экскурсовод белән төркем белән йөрүчеләр дә бар. Ә сез авыл дисез.
👍7
Көндәлек нигъмәтләр үзеннән-үзе булырга тиешле, "как должное" кабул ителә. Бу алай түгел. Бу Аллаһы Тәгалә рәхмәте. Аллаһның кешеләр алдында бернинди бурычы юк.
Ифтар вәгазендә ишеткәннәрдән.
Ифтар вәгазендә ишеткәннәрдән.
❤16👍1
Шаккатам мин телеграмда комментарий язып утыручыларга. Эшләре юкмы соң. Телеграм-канал алып баручы эшсезләргә аеруча шаккатам.
😁36
АЧЫГАВЫЗ
Әбиләрдән сабыйларга кадәр
Бар да җырлый. Сәхнә – шыгырым!
Җырның ертыгы юк. Ләкин шунысы –
Җырлыйбыз соң бүген кем җырын?
И биибез аннан. Искитмәле
Көйләр ишетелә якында.
Кеше кубызына бии-бии
Төшеп кала бугай акыл да.
Ул чибәрлек ярышлары тагын!
Нәни кызыйлар да мисс-мисс-мисс.
Әниләре гайрәт биреп тора –
Королева булсын! һәм бик тиз.
“Воскрес!” – дип котлап күршеләрне,
Күкәй буяп, шәмнәр кабызып...
Ифтарларда авыз ачабыз без,
Юкса күптән ачык авызлы.
Күңел күзе генә йомык бары,
Денең ни дә аңа, җирең ни...
Бар дөньяга мәшһүр ачыгавыз –
Тик тел генә анда күренми.
Ркаил Зәйдулла.
Әбиләрдән сабыйларга кадәр
Бар да җырлый. Сәхнә – шыгырым!
Җырның ертыгы юк. Ләкин шунысы –
Җырлыйбыз соң бүген кем җырын?
И биибез аннан. Искитмәле
Көйләр ишетелә якында.
Кеше кубызына бии-бии
Төшеп кала бугай акыл да.
Ул чибәрлек ярышлары тагын!
Нәни кызыйлар да мисс-мисс-мисс.
Әниләре гайрәт биреп тора –
Королева булсын! һәм бик тиз.
“Воскрес!” – дип котлап күршеләрне,
Күкәй буяп, шәмнәр кабызып...
Ифтарларда авыз ачабыз без,
Юкса күптән ачык авызлы.
Күңел күзе генә йомык бары,
Денең ни дә аңа, җирең ни...
Бар дөньяга мәшһүр ачыгавыз –
Тик тел генә анда күренми.
Ркаил Зәйдулла.
👍32❤9
Бозлар китә
Кыйблалардан җилләр исә,
Агыйделдә бозлар китә
Шушы язга өметләнеп,
Мәхәббәтен кызлар көтә.
Яр өстендә учак ягып
Егетләре йөри янып
Сүз катарга, кавышырга
Кыймый алар сәбәп табып.
Агыйделдә бозлар китә,
Ашкындырып йөрәкләрне
Сандугачлар кайтып кочар,
Тиздән таллар-тирәкләрне.
Бозлар китә, актарыла
Агыйделкәй таша ярдан
Әйтерсең лә, ул кыш буе
Боз күтәреп тәмам арган.
Алда матур җылы көннәр,
Мәхәббәтен табар кызлар
Ә хәзергә сагыш төяп
Китеп бара елап бозлар.
Мирһади Разов
Кыйблалардан җилләр исә,
Агыйделдә бозлар китә
Шушы язга өметләнеп,
Мәхәббәтен кызлар көтә.
Яр өстендә учак ягып
Егетләре йөри янып
Сүз катарга, кавышырга
Кыймый алар сәбәп табып.
Агыйделдә бозлар китә,
Ашкындырып йөрәкләрне
Сандугачлар кайтып кочар,
Тиздән таллар-тирәкләрне.
Бозлар китә, актарыла
Агыйделкәй таша ярдан
Әйтерсең лә, ул кыш буе
Боз күтәреп тәмам арган.
Алда матур җылы көннәр,
Мәхәббәтен табар кызлар
Ә хәзергә сагыш төяп
Китеп бара елап бозлар.
Мирһади Разов
👍32😢3🔥1