Forwarded from Театр ТИНЧУРИНА - ТИНЧУРИН театры
Ниһаять! 90 ел эчендә беренче тапкыр! Без бу чакыруны түземсезлек белән көттек! Һәм, ниһаять, бу хыял чынга ашты
24-26 майда театрыбыз үзенең 90 еллык тарихында беренче тапкыр Санкт-Петербург шәһәренең А.А. Брянцев исемендәге яшь тамашачылар театрының халыкара фестивалендә катнашачак. Тинчуринлылар «Ашина» спектаклен (авторы — Ркаил Зәйдулла, режиссеры — Илсур Казакбаев) тәкъдим итә. 12+
Театрыбызның әлеге фестивальгә беренче тапкыр баруы — безнең өчен зур дәрәҗә һәм тарихның яңа битен ачу
Наконец-то! Впервые за 90 лет! Мы с нетерпением ждали этого приглашения! И, наконец, эта мечта сбылась
24-26 мая впервые за свою 90-летнюю историю театр Тинчурина примет участие в Международном театральном фестивале Санкт-Петербургского театра юного зрителя имени А.А. Брянцева. Тинчуринцы представят спектакль
«Ашина»
(автор — Ркаиль Зайдулла, режиссер — Ильсур Казакбаев). 12+
Первый визит нашего театра на этот фестиваль — для нас большая честь и открытие новой страницы истории театра
teatrtinchurin
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍11❤5🔥4
Күрәсезме, каршы як йортларның кайбер тәрәзәләрендә утлар яна...
Җомга мөбарак булсын!
Җомга мөбарак булсын!
❤39🔥6👍2
Татарда иң популяр исем нинди? Минемчә ир-атлар арасында Марат. Хатын-кызлар арасында Лилия.
Ә сез ничек уйлыйсыз?
Ә сез ничек уйлыйсыз?
👍8❤2
Төнге сәгать ун. Кремль тулы турист. Хәтта экскурсовод белән төркем белән йөрүчеләр дә бар. Ә сез авыл дисез.
👍7
Көндәлек нигъмәтләр үзеннән-үзе булырга тиешле, "как должное" кабул ителә. Бу алай түгел. Бу Аллаһы Тәгалә рәхмәте. Аллаһның кешеләр алдында бернинди бурычы юк.
Ифтар вәгазендә ишеткәннәрдән.
Ифтар вәгазендә ишеткәннәрдән.
❤16👍1
Шаккатам мин телеграмда комментарий язып утыручыларга. Эшләре юкмы соң. Телеграм-канал алып баручы эшсезләргә аеруча шаккатам.
😁36
АЧЫГАВЫЗ
Әбиләрдән сабыйларга кадәр
Бар да җырлый. Сәхнә – шыгырым!
Җырның ертыгы юк. Ләкин шунысы –
Җырлыйбыз соң бүген кем җырын?
И биибез аннан. Искитмәле
Көйләр ишетелә якында.
Кеше кубызына бии-бии
Төшеп кала бугай акыл да.
Ул чибәрлек ярышлары тагын!
Нәни кызыйлар да мисс-мисс-мисс.
Әниләре гайрәт биреп тора –
Королева булсын! һәм бик тиз.
“Воскрес!” – дип котлап күршеләрне,
Күкәй буяп, шәмнәр кабызып...
Ифтарларда авыз ачабыз без,
Юкса күптән ачык авызлы.
Күңел күзе генә йомык бары,
Денең ни дә аңа, җирең ни...
Бар дөньяга мәшһүр ачыгавыз –
Тик тел генә анда күренми.
Ркаил Зәйдулла.
Әбиләрдән сабыйларга кадәр
Бар да җырлый. Сәхнә – шыгырым!
Җырның ертыгы юк. Ләкин шунысы –
Җырлыйбыз соң бүген кем җырын?
И биибез аннан. Искитмәле
Көйләр ишетелә якында.
Кеше кубызына бии-бии
Төшеп кала бугай акыл да.
Ул чибәрлек ярышлары тагын!
Нәни кызыйлар да мисс-мисс-мисс.
Әниләре гайрәт биреп тора –
Королева булсын! һәм бик тиз.
“Воскрес!” – дип котлап күршеләрне,
Күкәй буяп, шәмнәр кабызып...
Ифтарларда авыз ачабыз без,
Юкса күптән ачык авызлы.
Күңел күзе генә йомык бары,
Денең ни дә аңа, җирең ни...
Бар дөньяга мәшһүр ачыгавыз –
Тик тел генә анда күренми.
Ркаил Зәйдулла.
👍32❤9