Матбугат.ру
4.54K subscribers
8.55K photos
721 videos
1 file
352 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Апрельгә намаз вакытлары. Казан.
🔥1
Бер укучыбыз интернеттан күреп җибәрде. Боларга тагын нәрсә өстәп була?
👍9
Заманча ураза
Рәфкать Шаһиев

Рамазан – сабырлык ае,
Муллык, бәрәкәт биргән.
Уразаны фарыз иткән,
Һәм изге Коръән иңгән.

Сынау, сыналу ае бу,
Аллаһ сыный күпләрне.
Шул сынауны дөрес узар,
Азлар микән? Күпләрме?

Дингә йөз белән борылды,
Бездә хәзер күп байлар.
Яңа ел корпоративын,
Хәтерләтә ифтарлар.

Бер кафеда бизнес-ифтар,
Икенчедә – мәдәни.
Бизнесыннан мәдәние,
Аерылмый әлләни.

Затлы мулла вәгазь сөйли,
Күңелләргә уярга.
Яшь ханымнар селфи ясый.
Статуска куярга.

Нинди олы түрә килгән,
Табында булган ниләр...
Динсезләр дә моны күргәч,
Дингә киләләр, диләр.

Элек безнең әби-бабай,
Авыз ача иделәр.
Ифтар дигән серле сүзне
Әле яңа белделәр.

Гайбәтләрдән, ямьсез сүздән,
Авызлар бикле иде.
Тыйнак кына авыз ачу –
Шулкадәр ипле иде.

Аллаһ ризалыгы өчен
Уразасы, сәхәре.
Мактанмады, Аллаһының
Төшәр диеп кахәре.

Хәзер исә көн дә ифтар...
Авызыбыз гел ачык.
Ясалма уразалардан,
Иман китмәсме качып.

3.04.2024
👍77🔥71
Күптәнге танышларыбыз инде бу. Безгә яздылар. Ярдәм итик!

Хэерле кон. . исэнмесез . Зинхар очен ник монда яздыгыз дип ачулана курмэгез инде🤲 ярдэм сорап язам.
Без Арчадан. Безнен балабыз туганда врачлар ялгышы бн имгэну алып инвалид калды. Ятып торган бала, эзрэк утырып, узе чэйнэп ашый Хэзер. Безгэ домашний кресло коляскага сбор ачырга туры килде. Ник Хокумэт булышмый Мени диярлэр. Алар биргэн урындык ана кечкенэ, безнен диагноз га туры килэ торган коляска предлагать иттелэр. Ул бик зур суммада. Безнен кочтэн генэ килми. Зинхар очен момкин булса шушы балага ярдэм итсэгез иде🤲 узегезнен биттэ куеп китэ алмассыз микэн, момкин булса 🤲. Бэлкем фитра сэдэкалэрен бирергэ олгермэучелэр бардыр. Зинхар утенечебезне Кире какмагыз 🤲
4👍4
Яшьләр юк акчага йөрми хәзер. Без генә ул...

Сез дә еш ишетәсезме бу сүзне?
Белик. Хәтерлик.

"Болгар кызлары" яза:

3 апреля- сегодня День Памяти нашей дорогой, любимой коллеги и подруги Диляры Мубаракшиной! Ровно 19 лет назад возвращаясь домой с юбилейного концерта театра танца "Мгновение" с Уникса, Диляра погибла от рук жестокого убийцы! С концерта мы вышли вдохновлённые, с новыми идеями, мечтами! Диляра была солисткой нашего трио "Булгар кызлары" с 2003 года по 3 апреля 2005 года! Мы и представить себе не могли, что есть такие убийцы, которые убивают не за что и приносят столько горя людям!!! Диляра была очень красивой, талантливой, доброй, отзывчивый и совсем ещё молодой- 17 лет!!! Дорогая Диляра- ты всегда будешь в наших сердцах, мы всегда будем помнить тебя! Пусть Земля тебе будет пухом. Урыны ожмахта булсын.
30😢29👍9
Кайвакыт көзге каршысына киләбез дә, карале, җыерчыкларым арткан, картаям бугай, дип борчылабыз. Әлхәмдүлиләһ дияргә кирәк. Аллаһы Тәгалә миңа картлык насыйп иткән. Күпләр картлык күрми үлеп китә.

Ифтар вәгазендә ишеткәннәрдән.
👍3220
Атмосферасын аңладык. Мохит нинди икән соң монда?
😁14
💛💛💛💛💛💛💛💛💛

Ниһаять! 90 ел эчендә беренче тапкыр! Без бу чакыруны түземсезлек белән көттек! Һәм, ниһаять, бу хыял чынга ашты💙

24-26 майда театрыбыз үзенең 90 еллык тарихында беренче тапкыр Санкт-Петербург шәһәренең А.А. Брянцев исемендәге яшь тамашачылар театрының халыкара фестивалендә катнашачак. Тинчуринлылар «Ашина» спектаклен (авторы — Ркаил Зәйдулла, режиссеры — Илсур Казакбаев) тәкъдим итә. 12+


🔵Фестиваль 25 нче тапкыр уза. Искәртеп үтик, А.А. Брянцев исемендәге яшь тамашачылар театры — Россиянең иң өлкән, көчле ТЮЗы.

🔵Шушы Халыкара фестиваль — Россиядә иң танылган, иң дәрәҗәле фестивальләрнең берсе. Театрыбызның анда катнашуы — зур шатлык. Чөнки спектаклебезне Петербург тамашачылары гына түгел, төрле илләрдән чакырылган кунаклар да караячак.

🔵2016 елда фестиваль ил җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнелә: Россиянең мәдәният өлкәсендә Хөкүмәт премиясенә лаек була.

Театрыбызның әлеге фестивальгә беренче тапкыр баруы — безнең өчен зур дәрәҗә һәм тарихның яңа битен ачу💙

💛💛💛💛💛

💛💛💛💛💛💛💛💛💛

Наконец-то! Впервые за 90 лет! Мы с нетерпением ждали этого приглашения! И, наконец, эта мечта сбылась💙

24-26 мая впервые за свою 90-летнюю историю театр Тинчурина примет участие в Международном театральном фестивале Санкт-Петербургского театра юного зрителя имени А.А. Брянцева. Тинчуринцы представят спектакль
«Ашина»
(автор — Ркаиль Зайдулла, режиссер — Ильсур Казакбаев). 12+


🔵Фестиваль проходит в 25-ый раз. Напомним, Санкт-Петербургский театр юного зрителя имени А.А. Брянцева — старейший и сильнейший ТЮЗ России.

🔵Этот международный фестиваль — один из самых известных и престижных фестивалей в России. Участие нашего театра в нем — большая гордость. Ведь наш спектакль увидят не только петербургские зрители, но и приглашенные гости из разных стран.

🔵В 2016 году фестиваль был высоко оценен руководством страны: удостоен премии Правительства России в области культуры.

Первый визит нашего театра на этот фестиваль — для нас большая честь и открытие новой страницы истории театра💙

teatrtinchurin
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍115🔥4
Боз киттеме әле? Без түгел, Радик Сабиров сорый.
😁10🤔2👍1
Күрәсезме, каршы як йортларның кайбер тәрәзәләрендә утлар яна...

Җомга мөбарак булсын!
39🔥6👍2
Бүген Илфак Шиһаповка 56 яшь тулган булыр иде. Белик. Хәтерлик.

Илфак белән күрешкән-аралашкан кеше бармы арагызда?
33👍6
Татарда иң популяр исем нинди? Минемчә ир-атлар арасында Марат. Хатын-кызлар арасында Лилия.

Ә сез ничек уйлыйсыз?
👍82
Төнге сәгать ун. Кремль тулы турист. Хәтта экскурсовод белән төркем белән йөрүчеләр дә бар. Ә сез авыл дисез.
👍7
Дүрт җиргә чакырулы идем. Сезгә килдем.

Ифтар мәҗлесендә ишеткәннәрдән.
😁19
Илһам абый төшергән. Ничек инде кайсы Илһам абый? Илһам абыйны белмисез чтоли?
4🔥1