Шәһәр читендәге бистәдә үз йортың белән яшәүнең рәхәтен аңлыйбыз. Ярты гомереңне юл бөкесендә дә утырырга була моның өчен. Ә шул ук бистәдә фатирда яшәүнең кызыгы нидә? Әллә анда фатирлар күпкә арзанракмы?
👍2
- Сезнең авылда клуб эшлиме?
- Элек эшли иде. Әмма алар анда гел сугышты, тәртипсезләнде, шуңа күрә яптылар.
- Кем инде ул “алар”?
- Без инде.
- Элек эшли иде. Әмма алар анда гел сугышты, тәртипсезләнде, шуңа күрә яптылар.
- Кем инде ул “алар”?
- Без инде.
😁28👍4
Язучыларның көндәлекләрен уку кызык. Шул төртке-язмалар аша заманны чамалыйсың. Сез укыйсызмы көндәлекләр? Әллә хикәя, роман, матур әдәбият кына укыштыргалаштыргалыйсызмы? Кайсы татар язучыларының көндәлекләре бар китап булып басылып чыккан?
👍9❤3
Рамазан аеның соңгы 10 көнлегенә керәбез. Моның нинди көннәр икәнлеген үзегез беләсез.
❤14👍1
Иртәгә Татарстанда 14 градуска кадәр җылытачак ди. Плюс 14 турында сүз бара.
Бутый татарча ничек 6ула?
❤14
Бер танышым тезен җәрәхәтләгән. Төзек тез бик зур байлык икән ди. Кадерен генә белмибез икән ди. Сәламәт чакта "ярый әле тезләрем әйбәт эшли" дип уйлап йөрмибез бит инде тик торганда. Хәер, тәннең бөтен өлешләренә кагыла бу. Сәламәт һәр әгъза - һәркайсы зур байлык. Аллаһы Тәгаләгә шул байлыклар өчен рәхмәтле булыйк. Аяк-кулларыгыз сызлаусыз булсын.
❤62👍16
Минем бер танышым - яшь пенсионер. Моннан 3-4 ел элек өр-яңа машина сатып алган иде. Әмма аның белән беркая йөрми диярлек, йөрер җире юк чөнки.
Беркөнне моңаеп утыра.
- Ни булды? - дим.
- Машинаның пробегы артмый, - ди.
- Әйбәт бит инде артмагач!
- Ничек әйбәт булсын инде? Елы бара бит аның. Мин бит аны сатканда елына карап кына сата алачакмын, - ди.
Кызык инде без. Машинабыз булмаса - машина юк дип күңелсезләнәбез. Машина күп йөрсә - туза дип. Машина әз йөрсә - елы белән бергә пробегы артмый дип. 🤷

👍10😁6
Заманча ураза
Рәфкать Шаһиев
Рамазан – сабырлык ае,
Муллык, бәрәкәт биргән.
Уразаны фарыз иткән,
Һәм изге Коръән иңгән.
Сынау, сыналу ае бу,
Аллаһ сыный күпләрне.
Шул сынауны дөрес узар,
Азлар микән? Күпләрме?
Дингә йөз белән борылды,
Бездә хәзер күп байлар.
Яңа ел корпоративын,
Хәтерләтә ифтарлар.
Бер кафеда бизнес-ифтар,
Икенчедә – мәдәни.
Бизнесыннан мәдәние,
Аерылмый әлләни.
Затлы мулла вәгазь сөйли,
Күңелләргә уярга.
Яшь ханымнар селфи ясый.
Статуска куярга.
Нинди олы түрә килгән,
Табында булган ниләр...
Динсезләр дә моны күргәч,
Дингә киләләр, диләр.
Элек безнең әби-бабай,
Авыз ача иделәр.
Ифтар дигән серле сүзне
Әле яңа белделәр.
Гайбәтләрдән, ямьсез сүздән,
Авызлар бикле иде.
Тыйнак кына авыз ачу –
Шулкадәр ипле иде.
Аллаһ ризалыгы өчен
Уразасы, сәхәре.
Мактанмады, Аллаһының
Төшәр диеп кахәре.
Хәзер исә көн дә ифтар...
Авызыбыз гел ачык.
Ясалма уразалардан,
Иман китмәсме качып.
3.04.2024
Рәфкать Шаһиев
Рамазан – сабырлык ае,
Муллык, бәрәкәт биргән.
Уразаны фарыз иткән,
Һәм изге Коръән иңгән.
Сынау, сыналу ае бу,
Аллаһ сыный күпләрне.
Шул сынауны дөрес узар,
Азлар микән? Күпләрме?
Дингә йөз белән борылды,
Бездә хәзер күп байлар.
Яңа ел корпоративын,
Хәтерләтә ифтарлар.
Бер кафеда бизнес-ифтар,
Икенчедә – мәдәни.
Бизнесыннан мәдәние,
Аерылмый әлләни.
Затлы мулла вәгазь сөйли,
Күңелләргә уярга.
Яшь ханымнар селфи ясый.
Статуска куярга.
Нинди олы түрә килгән,
Табында булган ниләр...
Динсезләр дә моны күргәч,
Дингә киләләр, диләр.
Элек безнең әби-бабай,
Авыз ача иделәр.
Ифтар дигән серле сүзне
Әле яңа белделәр.
Гайбәтләрдән, ямьсез сүздән,
Авызлар бикле иде.
Тыйнак кына авыз ачу –
Шулкадәр ипле иде.
Аллаһ ризалыгы өчен
Уразасы, сәхәре.
Мактанмады, Аллаһының
Төшәр диеп кахәре.
Хәзер исә көн дә ифтар...
Авызыбыз гел ачык.
Ясалма уразалардан,
Иман китмәсме качып.
3.04.2024
👍77🔥7❤1
Күптәнге танышларыбыз инде бу. Безгә яздылар. Ярдәм итик!
Хэерле кон. . исэнмесез . Зинхар очен ник монда яздыгыз дип ачулана курмэгез инде🤲 ярдэм сорап язам.
Без Арчадан. Безнен балабыз туганда врачлар ялгышы бн имгэну алып инвалид калды. Ятып торган бала, эзрэк утырып, узе чэйнэп ашый Хэзер. Безгэ домашний кресло коляскага сбор ачырга туры килде. Ник Хокумэт булышмый Мени диярлэр. Алар биргэн урындык ана кечкенэ, безнен диагноз га туры килэ торган коляска предлагать иттелэр. Ул бик зур суммада. Безнен кочтэн генэ килми. Зинхар очен момкин булса шушы балага ярдэм итсэгез иде🤲 узегезнен биттэ куеп китэ алмассыз микэн, момкин булса 🤲. Бэлкем фитра сэдэкалэрен бирергэ олгермэучелэр бардыр. Зинхар утенечебезне Кире какмагыз 🤲

❤4👍4