Озак еллар телевидениедә кинооператор булып эшләгән Рафаил Гәрәев кичә бакыйлыкка күчкән. Бүген Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылы зиратында җирләгәннәр. Урыны җәннәттә булсын 🤲 Бу кайгылы хәбәрне Алинә Бикмуллина җиткерде.
😢11👍2
Мамадышның "Вятка" газетасы журналисты Алсу Спиридоновага 60 яшь тулган. Котлыйбыз! Пенсиягә чыктым, БАМга киттем ди. БАМ дигәне пенсионерлар траекториясе ди: Больница-Аптека-Магазин.
😁22👍4
"Матбугат.ру" сайтында танышулар бите бар. Укучыларыбыз безгә игъланнарын sms аша җибәрә. Игъланның актуальлеге бетсә - алдырта. Таныштырган парларыбыз шактый. Тик соңгы вакытта бер күңелсез хәл күзәтелә. Сканвордлар бастыручы кайсыдыр татар газетасы бездән бу игъланнарны чәлдереп, бернинди рөхсәтсез үзләрендә урнаштыра икән (укучыларыбыздан ким дигәндә ике дәгъва килде). Бу эшне туктатуны сорыйбыз.
👍9❤2
Казанда уртача хезмәт хакы 74 мең сум, диделәр бүген. Ә сез авыл дисез.
😁23🤔3❤1