Матбугат.ру
4.54K subscribers
8.57K photos
721 videos
1 file
356 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
дип җибәрделәр
😁24👍10🔥2
Дәү әни численнигыннан
👍23
Биектауда кояш бата, дип җибәргән укучыбыз.

Менә нинди икән ул Биектау.
👍276😢1
Forwarded from Timergali hazrat
Бәраәт кичәсен каршы алабыз

    Динебездә “Бәраәт кичәсе” дигән күркәм бер кичә бар. Бу көнне гамәл дәфтәрләребез алышына. Шуңа да “Бәраәт кичәсе”ндә  Аллаһтан ярлыкау сорарга, догада булырга кирәк. Бу кичә бүген кич кояш баеганнан соң башлана, ягъни 24 нче февральдән 25 енә каршы төн – Бәраәт кичәсе.

    “Бәраәт” нәрсә дигәнне аңлата?

 Барәат сүзе гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә “бурычтан вә җәзадан пакьләнү” дигәнне белдерә. Шәригать буенча мәгънәсе – “гөнаһлардан котылу”, “бәхет”, “иминлек”, “уңыш”, “изгелекләр иңә торган кичә”.

      Бу кичәне ничек үткәрергә?

    Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Шәгъбан аеның 15нче көне керсә (14 шәгъбаннан 15 шәгъбанга каршы төн Бәраәт киче була), аны гыйбадәт белән үткәрегез”, – дигән.

   Нинди гыйбадәтләр кылырга?

 Бәраәт кичендә өстәмә тәһәҗҗөд намазын укырга кирәк. Гөнаһларны искә төшереп, күбрәк тәүбә кылыйк. Коръәннән “Йәсин”, “Мүльк” (“Тәбарәк”) сүрәсен укыйк. Шулай ук зикерләр, Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи вә сәлләмгә күп итеп салават сүзләрен әйтү күркәм гамәлләрдән санала. Бу көнне изге гамәлләр кылырга тырышсак иде.

      Бу кичтә Аллаһның рәхмәте ирешә

    Хәдистә килгәнчә, Аллаһы Тәгалә ул кичне кояш чыкканчыга кадәр дөнья галәменә рәхмәтен җибәрер: “Тәүбә һәм истигъфар итүче булса, аны гафу итәм. Ризык сораучы булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Андый кешеләр бармы?” – дип сорар. 

   Бу кичәдә догалар кабул була

    Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Биш кичә бардыр. Ул кичәләрдә кылынган догалар кабул булыр. Алар: раҗәб аеның беренче җомга киче – Рәгаиб кичәсе; шәгъбан аеның 14нче көненнән 15нче көнгә каршы киче – Бәраәт кичәсе; пәнҗешәмбе  кояш баю белән башлана торган җомга киче, Рамазан гаете кичәсе һәм Корбан гаете кичәсе”.


   Бәраәтне Кадер киче белән бутамыйк

     Бу изге кичәне Кадер киче белән бутаучылар очрый. Ләкин алар төрле дәрәҗәгә ия булган, аерым мәгънәле кичәләр. Имам Әл-Газали рахмәтуллаһи галәйһи: “Мөселманнарга Җир йөзендә ике көн гает булган кебек, фәрештәләр дә күктә ике кичәне гает кылып үткәрәләр икән. Аларның берсе – Кадер, икенчесе – Бәраәт киче”, – дип әйткән.

https://t.me/timhazrat

Түбәндә Бәраәт кичәсендә укыла торган дога китерелгән: ⬇️⬇️⬇️
👍114
Forwarded from Timergali hazrat
11👍1
Алсу Гайнуллинага бүген 70 яшь тулды. Котлыйбыз! Сез дә котлагыз.
60
Менә хәзер укысагыз була
18
Март аена Казанда намаз вакытлары. Үзегезгә саклагыз. Намаз укучы танышларыгызга җибәрегез.
14
Алсу һәм Азат Фазлыевларны "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" билгесе белән бүләкләгәннәр. Котлыйбыз. Сез дә котлагыз.
👍251
Менә шундыйрак мидәл икән ул
👍17
Озак еллар телевидениедә кинооператор булып эшләгән Рафаил Гәрәев кичә бакыйлыкка күчкән. Бүген Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылы зиратында җирләгәннәр. Урыны җәннәттә булсын 🤲 Бу кайгылы хәбәрне Алинә Бикмуллина җиткерде.
😢11👍2
Мин дә шундый кызыл аяк киеме хочу
😁22🔥31
Мамадышның "Вятка" газетасы журналисты Алсу Спиридоновага 60 яшь тулган. Котлыйбыз! Пенсиягә чыктым, БАМга киттем ди. БАМ дигәне пенсионерлар траекториясе ди: Больница-Аптека-Магазин.
😁22👍4
Дип җибәрде укучыбыз
😁28👍3🔥3
Шәриф Камалның тууына бүген 140 ел.

Шәриф Камалны беләсездер бит инде?
28👍2
Хәләл кер юу порошогы
👍8👎7