Матбугат.ру
4.53K subscribers
8.57K photos
721 videos
1 file
356 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
👍14
Безгә Арчадан Зиннур Тимергалиев язды:

Ярый әле интернет бар. Юкса Арчада яшәп иҗат иткән язучы буларак Арчада туган телгә карашлы чараларны белми дә калам. Рәхмәт Арча администрациясенә ичмасам интернетны өзмиләр. Ләбиб аганы нык хөрмәт итәм. Бер күрешеп сөйләшәсем килгән иде. Кызганыч.

Бүген (7 февраль) Арча районындагы Шушмабаш авылы мәдәният йортында (кайчандыр Арчаның данлыклы улы Нәкыйп Сафин салдырган) очрашуда әле без – авыл халкы һәм мәктәп укучылары, укытучылары, китапханәчеләр (күрше-тирә авыллардан да килгәннәр, рәхмәт төшкерләре) белән күрешкән, балалар һәм өлкәннәр чыгышын тыңлаган, минем пьесалар буенча әзерләнгән спектакльләрдән өзекләр караган, чыгыш ясаучыларның һәммәсенә дә рәхмәтле булып утырган мәлебез...

Ленар Гобәйдуллин һәм Ләбиб Лерон фотолары.

***
Шушмабаш авылында мин совет заманында – студент чакта – 1981 елның җәендә булган идем: булачак хатыным Фидания студентларның төзелеш отряды белән шунда чакта, бер кичкә аның белән күрешергә килдем...
Шушмабаш – бик зур авыл, табигате дә бик матур, кешеләре дә.
👍13
Без сезне теге ни...
12👍2😁2
Иң якын дусларыңа җибәр
👍27🔥12🤔6
Forwarded from Театр Камала
😍Гашыйклар көне уңаеннан акция

Кадерле тамашачылар! Гашыйклар көне-мәхәббәтне исбатлау көне ул. Без сезгә мәхәббәтебезне яңа акция аша җиткерәбез!
Бары тик сайтта гына kamalteatr.ru ЯРАТАМ промокоды буенча көн дәвамында 21, 23, 28 һәм 29 февраль көннәрендә булачак спектакльләргә 14% ташлама каралган.

😍Акция в честь Дня влюбленных

Дорогие зрители! День всех влюбленных - день, когда можно проявить свою любовь. Мы свою любовь проявляем новой акцией!
Только на нашем сайте kamalteatr.ru по промокоду ЯРАТАМ в течение дня действует скидка 14% на спектакли 21, 23, 28 и 29 февраля.
👍63
👍2
Татарстанга аномаль салкыннар килде))

Сездә ничәне күрсәтә? Бездә -26 гына.
3👍1
Менә килде замана. Поисковикта бер татар язучысының исем-фамилиясен язган идем, беренче юлда "Озон" кибетендәге китабына сылтама чыкты.
Иртәгә укырга бармыйм
🔥2
Актаныш районы Иске Әлем авылында -38° градус суык күрсәтә🥶, дип хәбәр итә укучыбыз.

37 градуска кадәр суытачак дигәннәр иде, алдаганнар))

Сездә ничә?
Татарстан Журналистлар берлеге бинасында урнашкан Журналистика музеенда Флорид Әгъзамовка багышланган күргәзмә ачылды. Анда Флорид абыйның шәхси тормышына, фәнни эшчәнлегенә, иҗатына бәйле экспонатлар урын алган. Күргәзмә 16 мартка кадәр эшләячәк.
10
Раушания Юкачевага бүген 65 яшь тулган булыр иде. Белик. Хәтерлик.
68👍3
Дөньясына бер система кирәк

Авырып киттем. Йөрәк дөрес типми,
Туктамыйча уйный кан басым.
Гел болганып тора җаным, тәнем,
Югалтыплар куйдым яшәү тәмен,
Нишләргә дә белми бу башым.

Ак фәрештә карап, җайлап кына,
Бер система куйды кан юлыма.
Җан-үзәгем дөрес эшләп китте,
Йөрәгемә яшәү сүле үтте,
Тормыш кайтты шулай үз юлына.

Бу дөньяның кан тамырын табып,
Бер система иде куярга.
Йөрәккәе дөрес эшләсен дип,
Янган утта халкым пешмәсен дип,
Чиста, яңа сулыш уярга.

Рәфкать Шаһиев
18.02.24
👍361
Выйди дип укыдым башта
😁23👍5😢31
"Озак калмый инде майга да" рубрикасы))
😁9👍32