Элек әти сүзе, бабай сүзе зур абруйга ия иде. Хәзер алай түгел.
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
🤔7👍6❤2😢2🔥1
Мошенниклардан яңа алдау төре. Кәрәзле элемтә операторыннан дип шалтыраталар. Имеш, симкагызның срогы чыга. Шулай итеп, госуслугига керү җаен табалар. Алданмагыз, әбиләр. Бабайлар тоже.
Сизгәнегез бармы, кайбер кешеләр күпме тели, шулай ашый, ә үзләре яп-ябык. Нәзек хәтта. Ә кайберәүләр диета тотып азаплана, 3 кг югалта, шуңа шатланып йөри һәм соңрак тагын 10 килога арта. Ник шулай икән ул? Гаделлек где?
❤7👍6🔥2
Туң бармы быел? Бу карлар эреп, су басу/басмау шуңа бәйле, диләр. Берәрегездә бармы инсайдерский мәгълүмат?
😁9👍3
Нәрсә генә юк дөньяда. Бүген төнлә Казанда хәвефле хәл булган. Автомойкада ике ир-ат цистерна юганнар. Эченә үк кереп. Цистерна буш булган, әмма моңарчы аның белән гексен дигән әйбер ташыганнар. Ике егет цистерна эчендә ята дигән хәбәрдән соң МЧС килә. Чыгаралар. Берсе үлгән. Икенчесе хәзер хастаханәдә.
😢20👍5
Безгә Арчадан Зиннур Тимергалиев язды:
Ярый әле интернет бар. Юкса Арчада яшәп иҗат иткән язучы буларак Арчада туган телгә карашлы чараларны белми дә калам. Рәхмәт Арча администрациясенә ичмасам интернетны өзмиләр. Ләбиб аганы нык хөрмәт итәм. Бер күрешеп сөйләшәсем килгән иде. Кызганыч.
Бүген (7 февраль) Арча районындагы Шушмабаш авылы мәдәният йортында (кайчандыр Арчаның данлыклы улы Нәкыйп Сафин салдырган) очрашуда әле без – авыл халкы һәм мәктәп укучылары, укытучылары, китапханәчеләр (күрше-тирә авыллардан да килгәннәр, рәхмәт төшкерләре) белән күрешкән, балалар һәм өлкәннәр чыгышын тыңлаган, минем пьесалар буенча әзерләнгән спектакльләрдән өзекләр караган, чыгыш ясаучыларның һәммәсенә дә рәхмәтле булып утырган мәлебез...
Ленар Гобәйдуллин һәм Ләбиб Лерон фотолары.
***
Шушмабаш авылында мин совет заманында – студент чакта – 1981 елның җәендә булган идем: булачак хатыным Фидания студентларның төзелеш отряды белән шунда чакта, бер кичкә аның белән күрешергә килдем...
Шушмабаш – бик зур авыл, табигате дә бик матур, кешеләре дә.

👍13