Бүген риелторлар көне. Таныш риелторларыгыз бармы? Котлагыз. Юкка гына сезгә куыш эзләп йөрмәгәннәрдер бит.
😁15
Элек әти сүзе, бабай сүзе зур абруйга ия иде. Хәзер алай түгел.
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
🤔7👍6❤2😢2🔥1
Мошенниклардан яңа алдау төре. Кәрәзле элемтә операторыннан дип шалтыраталар. Имеш, симкагызның срогы чыга. Шулай итеп, госуслугига керү җаен табалар. Алданмагыз, әбиләр. Бабайлар тоже.
Сизгәнегез бармы, кайбер кешеләр күпме тели, шулай ашый, ә үзләре яп-ябык. Нәзек хәтта. Ә кайберәүләр диета тотып азаплана, 3 кг югалта, шуңа шатланып йөри һәм соңрак тагын 10 килога арта. Ник шулай икән ул? Гаделлек где?
❤7👍6🔥2
Туң бармы быел? Бу карлар эреп, су басу/басмау шуңа бәйле, диләр. Берәрегездә бармы инсайдерский мәгълүмат?
😁9👍3
Нәрсә генә юк дөньяда. Бүген төнлә Казанда хәвефле хәл булган. Автомойкада ике ир-ат цистерна юганнар. Эченә үк кереп. Цистерна буш булган, әмма моңарчы аның белән гексен дигән әйбер ташыганнар. Ике егет цистерна эчендә ята дигән хәбәрдән соң МЧС килә. Чыгаралар. Берсе үлгән. Икенчесе хәзер хастаханәдә.
😢20👍5