Матбугат.ру
4.53K subscribers
8.57K photos
721 videos
1 file
356 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Безнең янда бер Дэу Матиз кар астында калган. Кечкенә булгач, болай да бик жәл машина иде, хәзер бигрәк тә. Дэу Матизда йөреп караган кешеләр бармы арагызда?Әйбәт машинамы үз классы өчен?
🔥5
Рекламада бер әби ваннада юынганда гел егыла язып кала, гел борчылам шуның өчен.
😁20👍3
Уңайлы булу бүлмәсеннән чыккан идем, ни күзем белән күрим...
😁13👍9
Матбугат.ру
#туганкөн #котлау #тәбриклибез #котлыйбыз
Эльвир Салимов безнең актер, ә футболны "Әтәч менгән читәнгә" спектаклендә генә уйнаштыргалый😁 дип хәбәр иттеләр Камал театрыннан.
😁18
Forwarded from Timergali hazrat
Бүген Мигъраҗ кичәсе!
ТНВ "Манзара" тапшыруында әнә шул хакта сөйләштек.

❇️ Әл-Исра вәл Мигъраҗ – Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Мәккәдәге Әл-Хәрам мәчетеннән Кодес (Иерусалим) җирендәге Әл-Әкъса мәчетенә күчүе һәм Кодестан Аллаһ хозурына күтәрелүе ул.

Бу кичә раҗәб аеның 26 сыннан 27сенә каршы төне дип исәпләнә. Бүген ахшам намазы керү, ягъни кояш баю белән Мигъраҗ кичәсе башлана.

Бу кичәдә нинди вакыйгалар булган?

Расүлебез Җәбраил галәйһиссәлам һәм Бурак исемле хайван ярдәмендә Мәккәдән Кодес шәһәренә күчкән.

Кодестагы "Әл-Әкъса" мәчетендә үзенә кадәр булган пәйгамбәрләргә имам булып намаз укыткан.

Расүлуллаһ Җәбраил галәйһиссәлам белән Кодестан Аллаһ хозурына күтәрелгән.

Җиде кат күктә мәшһүр пәйгамбәрләр белән очрашып сәламләшкән.

Раббыбыз белән сөйләшү бәхетенә ирешкән.

Биш вакыт намаз фарыз кылынган.

Җәннәт һәм җәһәннәмне, "Бәйт Әл-Мәгъмүр" кебек бөек могҗизаларны күргән.

Әл-Бәкара сүрәсенең соңгы ике аяте Расүлебезгә Аллаһ хозурында булганда иңгән.

Мөэминнәрнең ширектән кала булган зур гөнаһлары гафу ителүе хакында белеп куанган.

🌿 Бу вакыйгалар күз ачып йомган арада башкарылган һәм Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм янәдән Мәккәгә кайтарылган.

🌙 Бу төш тә, уйдырма да була алмый! Бу хакта Коръәндә болай дип килә: "Ул Раббысының иң бөек нигъмәтләреннән иң әһәмиятле бер өлешен (Мигъраҗ кичәсендә) күрде".
"Ән-Нәҗм / Йолдыз", 53:18.

https://t.me/timhazrat
15👍15😢2
Әйтмәсәң дә
😁1312👍9
Укучыбыз җибәрде:

Хәерле кич. Олимпиада үзәгендә хезмәт керәләр. Сез керәсезме?)
👍6😁3🤔2
😁26👍4
Бүген риелторлар көне. Таныш риелторларыгыз бармы? Котлагыз. Юкка гына сезгә куыш эзләп йөрмәгәннәрдер бит.
😁15
Миңа әбиләр дә сөйләшкәндә ОК дип яза хәзер
😁18👍4🔥1
Элек әти сүзе, бабай сүзе зур абруйга ия иде. Хәзер алай түгел.

Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
🤔7👍62😢2🔥1
Мошенниклардан яңа алдау төре. Кәрәзле элемтә операторыннан дип шалтыраталар. Имеш, симкагызның срогы чыга. Шулай итеп, госуслугига керү җаен табалар. Алданмагыз, әбиләр. Бабайлар тоже.