Безнең янда бер Дэу Матиз кар астында калган. Кечкенә булгач, болай да бик жәл машина иде, хәзер бигрәк тә. Дэу Матизда йөреп караган кешеләр бармы арагызда?Әйбәт машинамы үз классы өчен?
🔥5
Машинагыз кайсы ил маркасы?
Anonymous Poll
39%
Россия
9%
Германия
0%
Англия
11%
Франция
1%
Швеция
1%
АКШ
11%
Япония
20%
Корея
4%
Кытай
3%
Башка ил
👍6
Рекламада бер әби ваннада юынганда гел егыла язып кала, гел борчылам шуның өчен.
😁20👍3
Матбугат.ру
#туганкөн #котлау #тәбриклибез #котлыйбыз
Эльвир Салимов безнең актер, ә футболны "Әтәч менгән читәнгә" спектаклендә генә уйнаштыргалый😁 дип хәбәр иттеләр Камал театрыннан.
😁18
Forwarded from Timergali hazrat
Бүген Мигъраҗ кичәсе!
ТНВ "Манзара" тапшыруында әнә шул хакта сөйләштек.
❇️ Әл-Исра вәл Мигъраҗ – Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Мәккәдәге Әл-Хәрам мәчетеннән Кодес (Иерусалим) җирендәге Әл-Әкъса мәчетенә күчүе һәм Кодестан Аллаһ хозурына күтәрелүе ул.
✨ Бу кичә раҗәб аеның 26 сыннан 27сенә каршы төне дип исәпләнә. Бүген ахшам намазы керү, ягъни кояш баю белән Мигъраҗ кичәсе башлана.
Бу кичәдә нинди вакыйгалар булган?
✨ Расүлебез Җәбраил галәйһиссәлам һәм Бурак исемле хайван ярдәмендә Мәккәдән Кодес шәһәренә күчкән.
✨ Кодестагы "Әл-Әкъса" мәчетендә үзенә кадәр булган пәйгамбәрләргә имам булып намаз укыткан.
✨ Расүлуллаһ Җәбраил галәйһиссәлам белән Кодестан Аллаһ хозурына күтәрелгән.
✨ Җиде кат күктә мәшһүр пәйгамбәрләр белән очрашып сәламләшкән.
✨ Раббыбыз белән сөйләшү бәхетенә ирешкән.
✨ Биш вакыт намаз фарыз кылынган.
✨ Җәннәт һәм җәһәннәмне, "Бәйт Әл-Мәгъмүр" кебек бөек могҗизаларны күргән.
✨ Әл-Бәкара сүрәсенең соңгы ике аяте Расүлебезгә Аллаһ хозурында булганда иңгән.
✨ Мөэминнәрнең ширектән кала булган зур гөнаһлары гафу ителүе хакында белеп куанган.
🌿 Бу вакыйгалар күз ачып йомган арада башкарылган һәм Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм янәдән Мәккәгә кайтарылган.
🌙 Бу төш тә, уйдырма да була алмый! Бу хакта Коръәндә болай дип килә: "Ул Раббысының иң бөек нигъмәтләреннән иң әһәмиятле бер өлешен (Мигъраҗ кичәсендә) күрде".
"Ән-Нәҗм / Йолдыз", 53:18.
https://t.me/timhazrat

❤15👍15😢2
Бүген риелторлар көне. Таныш риелторларыгыз бармы? Котлагыз. Юкка гына сезгә куыш эзләп йөрмәгәннәрдер бит.
😁15