Матбугат.ру
4.52K subscribers
8.58K photos
721 videos
1 file
358 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Салган кеше дә юк, җырлаган кеше дә юк, Яңа ел кебек тә түгел, ди күрше. Андый мода бетеп бара бугай ул, име? Сезнең тирәдә бармы салган-җырлаган кеше? Или у вас все нормальные ребята?
👍12🔥3
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Чын Кыш Бабай микән бу? Танымадым.
7👍1
Тагын бер ел үтеп китеп бара,
Гомер китеп бара тын гына.
Сагынып сөйләр хатирәләләр белән
Җанда кала сагыш, моң гына.
Барысы китә:
Шатлык, кайгылары...
Сагындырыр өчен үткәннәр.
Табыш, югалтулар юксындырыр, Саубуллашмый гына киткәннәр.
Һәр вакытның үз кадере була,
Бу елның да артыр кадере.
Бар чагында гына сизелми ул...
Үтеп барган һәр мәл кадерле.

Рәсимә Гарифуллина.
👍2110
Бу "Служебный роман"ны төшергәндә актёрлар үзләре ничек көлүдән тыелып калды икән?
12
Балалар бигрәк рәхәттә инде хәзер. Яңа ел шоколад-кәнфитләренә исләре дә китми. Без үскәндә алай түгел иде.

"Кичке мыгырдану" рубрикасы.
14👍8🔥4
Бүген ничәгә кадәр эшлисез?)
Всё! 2024.
18👍1
Яңа ел төнендә нинди телеканаллар карадыгыз? Кайсы тапшырулар ошады? Кайсылары ошамады?
👍61
Хәерле иртә!
9
Бүген төнлә урыны белән 30 градус салкын буласы ди.

Бүген клубка чыкмыйм.
🤔1
27👍7
Тынды, бар да тынды
Бәйрәм шауы, гаме
Кешеләрнең ямансулап,
Моңсуланган мәле.

Тынды инде, тынды
Бокалларның чыңы
Әйрән бетте, кайтты
Бу тормышның чыны.

Тынды кебек, тынды
Карлар басты юлны
Кеше йөрәгенә
Кабат сагыш кунды.

Тынды хисләр, сүнде
Җанга борчу иңде
Кемнәр кайда шаулый?
Ниләр көтә илне?

Тынды бәйрәм, тынды
Көттек Яңа елны
Тик сәрхүшләр йөри
Алары да соңгы.

Тынды бар да, тынды
Ап-ак дөнья моңлы
Нигә күңел тулды,
Аңлаталмыйм моны.

Мирһади Разов
👍323
👍3
Гыйнвар аена Казан буенча намаз вакытлары
Сездә ничәне күрсәтә?