Казан янындагы Осиново бистәсендәге бер фатирда менә шушындый шартлау булган бүген иртән. 4 кеше зыян күргән. Тикшерү эшләре бара.
👍3
МЧС "взрыв газа" дип язмый, "хлопок газа" дип яза һәрвакыт. Ә татарча ничек була ул "хлопок"?
Блогер Рафис Атаказ "Матбугат.ру"да бер пост күргән дә, сорау күтәрә. Ни өчен "Исәнмесез!" дигән фильм "Живы ли вы?" дип тәрҗемә ителә, ди ул. "Исәнме сез?" булырга тиеш бит бу очракта ди.
Анысы шулай. Тик кайвакыт әсәр ике телдә ике төрле атамалы булырга мөмкин. "Килә ява" спектакле сыман)) Бәлки, бу шул очрактыр?
Сез ничек уйлыйсыз?

🤔9👍1
Бүген, 24 декабрь көнне, 72 яшендә Татарстанның халык артисты Биктаһиров Искандәр Исмәгыйль улы арабыздан мәңгелеккә китте.
Җырчы 1975 - 1981 елларда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры артисты, 1981 - 1995 елларда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе эстрада бүлегенең солист - вокалисты, 1995-2009 елларда Казан шәһәр филармониясе солисты була. Искәндәр абый Биктаһиров Филармония сәхнә ветераннары "Илһамият" клубы чараларында актив катнашкан сәнгать әһелелләребезнең берсе иде.
Искәндәр Биктаһиров белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 25 декабрьдә, 10:00 сәгатьтә Казанның Мәрҗәни мәчетендә узачак.
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы мәрхүмнең туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

😢37👍5
Бүген аязучан болытлы һава икәнен аңладым. Бу машиналарның кайсысы минеке икән?
😁15👍1
"Әйдә, бу мәсьәләгә Яңа елдан соң кайтыйк әле" дигән сүзне актив куллана башласагыз була инде.
😁2👍1