Иртә китәсең караңгы, кич кайтасың караңгы. Җәй хочу. Барыгызга да уңышлы эш атнасы!
❤25😁16🔥1
Кассада бирә торган бу кыра торган купоннардан берәр җүнле нәрсә чыгамы ул? Күпме вакыт әрәм шуны кырып.
😁20👍4
Forwarded from Татарское книжное издательство
❄️Яңа ел алдыннан һәркем үзенең күңел түрендәге теләкләренең үтәлүен көтәдер❄️Шуны истә тотып, без сезне 20 декабрьдә, 14.00 сәгатьтә "Китап club" ресторанында (Бауман, 19) узачак уникаль китап презентациясенә чакырабыз👋Шушы көннәрдә Татарстан китап нәшрияты "Күңелгә илһам килә" дигән китап-альманах бастырып чыгарды. Аның үзенчәлеге нәрсәдә соң? Ул бүгенге көн авторларының төрле жанрларда иҗат ителгән әсәрләрен - шигырь, хикәя, повесть һәм пьесаларын үз эченә алган! Замандашларыбызның бай һәм киңкырлы иҗаты белән танышырга өлгерегез!
‼️Чарага авторлар үзләре дә килә һәм сез бу матур кичәдән бетмәс-төкәнмәс рухи ләззәт алырсыз! Мондый шәп басма сезнең китап киштәсендә һичшиксез булырга тиеш! Тиражы чикләнгән!
Күңелгә һәрчак илһам килсен дигән теләктә презентациядә очрашыйк! Керү ирекле.‼️

👍6
Кытайлар "Зикр" дигән электромобиль чыгара. Ә бездә бу сүз башка мәгънәгә ия.
❤8👍1
Казан янындагы Осиново бистәсендәге бер фатирда менә шушындый шартлау булган бүген иртән. 4 кеше зыян күргән. Тикшерү эшләре бара.
👍3
МЧС "взрыв газа" дип язмый, "хлопок газа" дип яза һәрвакыт. Ә татарча ничек була ул "хлопок"?