Матбугат.ру
4.52K subscribers
8.59K photos
721 videos
1 file
359 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Кичә ничек салкын булды, ә Чистай районында Чулманда балыкчы батып үлгән. Боз әле һаман да тиешенчә формалашмаган. Сак булыгыз!

07:45 сәгатьтә бер кеше МЧСка шалтырата, елга ягыннан коткару турында сорап кычкырган тавышлар ишетәм, ди. Коткаручылар шул урынга китә. Әмма балыкчы инде исән булмый. Аның гәүдәсен ярдан 700 метр ераклыктан 12 метр тирәнлектән 12:40 сәгатьтә генә табып алалар. Бу урында боз калынлыгы нибары 5 см була.

Ирләрегез балыкчы булса, әйтегез. Бозга чыгу әле һаман куркыныч. Хотя алар сезне тыңлап тормый инде, чыгасы булса чыгалар.
😢7👍2
Бездә премьера 🔥

Тёма Кента
«Звездопадами»


Хатыным татар, ди 😉

Тыңларга: https://youtu.be/8rpcIq0HIKE?si=nwupFsuJ63KNcuRk
Сезнең шундый танышлар бармы? Очрашкач гел үз хәлләрен генә сөйлиләр, сине бөтенләй тыңламыйлар, синең хәлләрең аларга бөтенләй кызык түгел. Тиз-тиз сөйлиләр әле, вакытны максималь тутырырга тырышып.
10👍5
Артыгыз ватылса, материалын кайдан аласын беләсез
😁25🔥6
Бүген эшкә бармыйм. Минус 30 бит.
Кичә элгән термометр бүген -37не күрсәтә. Сездә ничә?
👍2
Ә сездә ничә кеше килде бүген укырга?)
39ны күрсәтә теге. Ватылды ахры.
🔥5👍1
Бүген, 9 декабрь көнне, танылган шагыйрь, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур Шиһаповның бакыйлыкка күчкәненә 1 ел булды.

Шагыйрьнең елына атап, аның фатирында Коръән ашы уздырылды. Анда Мансур абыйның якыннары, туганнары катнашты.

Тормыш иптәше Клара ханым, кызлары Эльвира һәм Ләйсән, килгән кунаклар Мансур абыйны җылы хатирәләр белән искә алды.

Аның туган ягын яратуын, тормышта гел оптимист булуын, проблемаларны уен-көлке, шаян сүз белән җиңә белү сәләтен ассызыкладылар.

Шагыйрьнең рухы шат булсын. Әлеге фотоларда Мансур Шиһаповның фатирындагы эш бүлмәсе.
👍5
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
IPHONE 15 уйнатабыз! 💥

Tatsoft тәрҗемә сервисы, сөйләмне аңлап, тәрҗемә итсен өчен мөмкин кадәр күбрәк сөйләм үрнәкләре тупларга ярдәм ит һәм IPHONE 15 от! 🔥

Конкурста катнашу өчен нибары:

Telegram-ботка сыйфатлы 1000 сөйләм үрнәге җибәрергә
500 язманы бәяләргә
башка кулланучылар бәяләве буенча югары рейтингка ия булырга
Гамәли семиотика институтының
Telegram-каналына язылырга гына кирәк

Бу шартларны 1 тапкыр үтәү = уенда катнашу өчен 1 билет

Билетлар саны никадәр күбрәк, Сез җиңүгә шулкадәр якынрак 😍

Татар телен үстерүгә үз өлешеңне керт һәм өр-яңа IPHONE от! ❤️‍🔥

Нәтиҗәләр 15 гыйнвар көнне ясалачак ☺️
3👍1
"Болгар радиосы" премиясендә булдыгызмы? Нәрсә ошады һәм нәрсә ошамады?)
Хәерле кич
👍12😁2