Матбугат.ру
4.51K subscribers
8.59K photos
721 videos
1 file
360 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Кичә театрыбызның 90 еллыгына багышланган тантаналы кичәдә дәүләт бүләкләре тапшырылды

Бүләкләрне Татарстан Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тапшырды.


Шулай итеп:

«Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем Илфак Хафизов һәм Зөлфәт Закировка бирелде.

«Татарстан атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә Зөлфия Бәшәрова һәм Рамил Гарипов лаек булды.

Күпъеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстанның «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Ләлә Миңнуллина, Сәкинә Минханова һәм Гүзәл Гарәпшина бүләкләнделәр.

Татарстан Рәисенең Рәхмәт сүзен Резедә Яруллина һәм Гөлназ Нәүмәтовага тапшырдылар.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты Марсель Шакиров һәм Илфат Фәхертдиновка бирелде.

Марат Әхмәтов, ТРсы мәдәният министры урынбасары Ленар Хакимҗанов, Фәнис Мөсәгыйтов һәм Туфан Имамутдинов Тинчурин театрының 90 еллыгы медале белән бүләкләнделәр.

Шулай ук Рәхмәт хатларын Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Казан шәһәре Мэры, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе, Башкарма комитет, Татарстан Театр эшлеклеләре берлеге, Татарстан Профсоюзлар федерациясе һәм Татарстан Милли музее тапшырды.

#тинчуринтеатры
#театртинчурина
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍102
Элек элгәннәрдән
😁24
Ни өчен Казан мэры, Чаллы мэры, Әлмәт мэры дип әйтәләр, ә Арча мэры, Буа мэры, Лаеш мэры дип әйтмиләр? Шәһәр җитәкчесе нинди халык саныннан башлап мэр дип әйтелә башлый?
👍4
👍11
Мәхмүт бик уңайсыз көтүче булды. Сарыкларны санаганда гел йоклап китә иде.
😁23👍2
Нишләп юл бөкеләрендә ир-атлар юл бирә, ә хатын-кызлар беркайчан юл бирми. Әллә миңа гына шулай очрыймы? Әллә мин теге кемме. Сексист.
👍15
"Пятерочка"да менә шушындый җылы як җимеше тоттырдылар. Исемен истә калдырмадым. Сезнең авылда сатылмагач, сез дә әйтә алмыйсыз инде.
👍3
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән

Замана чире - депрессия. Синдә бөтен нәрсә бар. Җир шарындагы миллионнарча кеше кызыгырлык. Ә синдә депрессия. Депрессия ул калеб чире.
🔥9👍2
😁23👍6
"Мин сине беләм ич, кем әле син?" рубрикасы

Кемнәрне таныдыгыз?)
6
Русча бер мәзәк. Рус теле бетмәсен дип.
10😁7
Бүген 11.11.
Ә сез утырасыз.
👍4
Берәр файдалы распродажа юкмы соң? Купи одну по цене двух и получи второй бесплатно дигән сыманрак. Ату бөтен җирдә распродажа бу арада. Файдаланып калдыгызмы? Нәрсә алдыгыз?
👍4😁1
Хәерле көн
Проспект Победы тирәсендә бүлмә яисә подселениега квартира эзлим

ди бер укучыбыз
Хәерле кич
👍26