Матбугат.ру
4.5K subscribers
8.6K photos
722 videos
1 file
361 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Бүген ТАССРның атказанган артисты Хәнәви Шәйдуллинның тууына 85 ел. Татар дәүләт филармониясе махсус "Матбугат.ру" укучыларына дип тарихи фотолар җибәрде. Рәхим итеп карагыз. Белик. Хәтерлик.
👍114
Хәнәви Хәмзә улы Шәйдуллин 1938 елның 15 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Табанлыкүл авылында туа. Мәктәптә уку елларында ул авыл үзешчәннәре оештырган концертларда катнаша. 1955 елның мартында Казанда республика үзешчән сәнгать смотрында катнаша. 1961 ел башында аларның авылына композитор Исмай Шәмсетдинов җитәкчелегендәге Татарстан радиосы һәм Татар дәүләт филармониясе вәкилләре җыр яздырырга килә. Концертта Хәнәви Шәйдуллин да чыгыш ясый. Филармониянең лекторий бүлеге сәнгать җитәкчесе Айсылу Мусина аны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен оештырылачак җырчылар конкурсына чакыра. Ул шул ук елны Казанга килеп әлеге зур конкурста катнаша һәм ансамбльгә хор артисты итеп кабул ителә. Нота белеме белән дә Хәнәви беренче тапкыр шунда таныша, күмәк җырлау кагыйдәләрен дә шунда үзләштерә. Ансамбль коллективы белән ул Башкортстан, Урал, Себер якларында чыгыш ясый. 1964 елда «Сәхнәдә яшьләр» исемле концертларда җырчылар: Зәйтүнә Әхтәмова, Шамил Әхмәтҗанов, Флера Әгъләмова, баянчылар: Гали Җәмлиханов, Насих Вильданов, Фаил Исхаков, Владимир Федотов, алып баручылар: Мәрзия Вәлиева, Әзәл Яһүдин һ. б. белән бергә чыгыш ясый.

1965 елда Казан музыка училищесына укырга керүе, аңа иҗади яктан үсәргә яңа дәрт һәм көч өсти. Анда җырчының тавышы тагын да камилләшә, репертуары байый. Мәшһүр җырчылар иҗатын өйрәнү, төрле композиторларның әсәрләре белән танышу аның иҗади офыгын тагын да киңәйтә.

Укуын тәмамлагач, бераз вакыт Минзәлә театрында эшләгәч, ул яңадан Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә кайта. Ул биредә Таһир Якупов, Шамил Әхмәтҗанов, Нәфисә Василова һәм башкалар белән бергә эшли.

1975 елда филармониянең эстрада бүлегенә күчә. Биредә Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Рабига Сибгатуллина һәм башка танылган җырчылар белән бергә чыгыш ясый. Филармониядә эшләү дәверендә аңа күп композиторлар белән очрашырга, аларның эстрада өчен язган җырларына мөрәҗәгать итәргә туры килә. Шулай ук «Әллүки», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Айзар-генәем, гөлзар-генәем», «Зимагурлар җыры», «Ай, дубыр-дубая», «Тары җире, киндер җире», «Гөлнәзирә», «Бөрьян егетләре» кебек татар халык җырлары аның репертуарында урын ала.

Хәнәви Шәйдуллин үзенең иҗат төркеме белән илебезнең бик күп төбәкләрендә, шәһәрләрендә, авылларында була.Үзенә генә хас кабатланмас, моңлы, матур тавышы, сәхнәдәге ягымлылыгы белән тамашачы мәхәббәтен яулый. Җырчы репертуарындагы бик күп җырлар радио-телевидениенең алтын фондына керә.

2001 елның 26 сентябрендә вафат була, Казанда Яңа Татар зиратында җирләнә.
👍13
Үзәк каналда яңа проект башлаганнар. Гади кешеләр, төрле һөнәр ияләре үзләренең җырлау сәләтен зур сәхнәдә сынап карыйлар.

Бер елны мәрхүм баянчы Рөстәм Вәлиевне "Минута славы"да гади троллейбус йөртүчесе дип таныштырдылар. Аның Татарстанның халык артисты булуы турында ләм-мим. Тамашачы шаккатып карады: күрегез гади генә троллейбус йөртүчесе кечкенә генә гармуннарда ничек виртуоз итеп уйный, бигрәк әрәм булып йөри икән деподагы эшендә. Ә чынлыкта Рөстәм Вәлиевнең троллейбус йөртү таныклыгы да юк иде.

Менә ышан шуннан тилевидениегә.
👍32
Бу ничәнче Әбиләр чуагы?
😁2🔥1
Хатасыз булса барыр идем. Хотя мин болай да матур инде.
👍10
😁16👍5
Шундый акча чыккан ди. Казан Казан инде. Ә сез авыл дисез.
👍14
Сезнең бакчагыз ничә сутый?
👍1
Авылда су бетми инде, ял көнне кайсыгызга кунакка кайтыйк?
😁28
Сездә домашний телефон бармы? Ник тотасыз аны?
😁10
Хуҗа этен дә чыгармаслык көн бүген дип язмакчы идек, ярар, язмыйбыз инде, зарлану килешми.
👍2
Укучыбыз яза
😁23🔥2