Матбугат.ру
4.61K subscribers
7.38K photos
672 videos
1 file
256 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото һәм видео җибәр:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Ә Әсгать Сәфәровка бүген 60 яшь. Аны да котлыйбыз)
Биш минут кына утырып тордым һәм шундый уңайлы булып чыгып киләм
Бүген 23:59 "ТӘЭСИР" видеороликлар бәйгесенә эшләр кабул итү тәмамлана

https://bayge.tatar/
Путин ярар диде. 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял, димәк. Татарстанда иртәрәк тә башланыр, мөгаен.
Татарстанда пандемия яллары 23 октябрьдән түгел, 30 октябрьдән буласы ди. Миңнеханов шулай хәл иткән. Матбугатрулылар пичәт сугамы?
Бүген кич МЧС хезмәткәрләренә гадәттән тыш коткару белән шөгыльләнергә туры килә. 21 яшьлек бер кыз Миллениум күпереннән сикергән һәм күпер астындагы бер утрауга барып чыгып, коткарыгыз дип кычкыра башлаган. Коткарганнар инде.
Апас районында кар ява, сезгә барып җитмәдеме әле?
- Әлү, бу бәйәлү кабинетымы? Әлү дим бит, бәй!
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, Казанда 18 октябрьдә булган бу хәл. Бер әбинең өй телефонына билгесез кеше шалтырата һәм үзен адвокат дип таныштыра. Имеш, әбинең Волгоград шәһәрендә яшәүче оныгы светофорның кызыл утына юлны чыкканда авария булдырган, машина йөртүче каты зыян күргән. Оныкны 5 елга утыртып куюлары бар, янәсе. Адвокат бу хәлне җайлау-майлау һәм хокук саклау органнары белән мәсьәләне хәл итү өчен әбидән 1 миллион сум акча сорый.

Әби Волгоградта яшәүче кызына шалтыратмакчы була, тик аңа кызың прокуратурада допроста дип алдыйлар. Телефонның теге башында елаган тавыш ишетелә. Әбекәй аны оныгы дип уйлый.

Әби кирәкле сумманың яртысын шундук тапшырырга риза була. Акчаны ул подъезд янына кара машина белән килгән ир-атка бирә. Соңыннан кызына шалтыраткач кына әбекәй үзенең алданганын аңлый. Ләкин соң инде. Ярты миллионнан җилләр искән.
Журналистика ветераны, күп журналистларны укыткан Фролов Юрий Иванович вафат. Ковид. Иртәгә Мирный зиратына җирлиләр.
Көч-хәл белән алып өлгердем, дип җибәрде укучыбыз
Областная медсестра
Бүген София Гобәйдуллинага 90 яшь тулды. Котлыйбыз! Ә сезнең һәрберегезгә аның яшенә җитүегезне телибез.