Матбугат.ру
4.62K subscribers
7.38K photos
672 videos
1 file
256 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото һәм видео җибәр:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Тынычлык өчен Нобель премиясе - 1 млн доллар. Компьютер уенында беренче урын өчен - 18 млн доллар.
Без балаларга компьютер уеннарының зыяны турында сөйләгән арада Россиянең бер командасы геймерлар ярышында 18 млн доллар отып куйган. Чагыштыру өчен: Нобель премиясе 1 млн доллардан әз генә артык. Сүз уңаеннан, 18 млн долларга 5 млн сумлык 255 фатир алып була. Әллә миңа инстаграм алып баруны ташлап, компьютер уеннары уйнарга утырырга микән, кызлар?
Нәм-нәм
Яңа гына чыккан хәбәр. Россия хөкүмәте сайтыннан өземтә:

На поддержку семей, воспитывающих детей в возрасте от трёх до семи лет, будет дополнительно выделено 28,3 млрд рублей. Такое распоряжение подписал Председатель Правительства Михаил Мишустин.

Речь идёт о ежемесячной выплате, размер которой зависит от среднедушевого дохода семьи и может составлять от 50 до 100% регионального прожиточного минимума ребёнка. Сейчас такими выплатами обеспечено не менее 2,7 миллиона детей.

Из бюджета в 2021 году на эту меру поддержки уже было направлено 276 млрд рублей. Источником дополнительных средств станет резервный фонд Правительства.

Также подписано распоряжение о выделении 5,9 млрд рублей на поддержку семей, воспитывающих трёх и более детей. Они также имеют право на специальные ежемесячные выплаты, пока ребёнку не исполнилось три года.
Ой! Нәбирә апага бүген 65 яшь тулган. Котлыйбыз. Сез дә котлагыз. Укыганыгыз бармы?
Ә Әсгать Сәфәровка бүген 60 яшь. Аны да котлыйбыз)
Биш минут кына утырып тордым һәм шундый уңайлы булып чыгып киләм
Бүген 23:59 "ТӘЭСИР" видеороликлар бәйгесенә эшләр кабул итү тәмамлана

https://bayge.tatar/
Путин ярар диде. 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял, димәк. Татарстанда иртәрәк тә башланыр, мөгаен.
Татарстанда пандемия яллары 23 октябрьдән түгел, 30 октябрьдән буласы ди. Миңнеханов шулай хәл иткән. Матбугатрулылар пичәт сугамы?
Бүген кич МЧС хезмәткәрләренә гадәттән тыш коткару белән шөгыльләнергә туры килә. 21 яшьлек бер кыз Миллениум күпереннән сикергән һәм күпер астындагы бер утрауга барып чыгып, коткарыгыз дип кычкыра башлаган. Коткарганнар инде.
Апас районында кар ява, сезгә барып җитмәдеме әле?
- Әлү, бу бәйәлү кабинетымы? Әлү дим бит, бәй!
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, Казанда 18 октябрьдә булган бу хәл. Бер әбинең өй телефонына билгесез кеше шалтырата һәм үзен адвокат дип таныштыра. Имеш, әбинең Волгоград шәһәрендә яшәүче оныгы светофорның кызыл утына юлны чыкканда авария булдырган, машина йөртүче каты зыян күргән. Оныкны 5 елга утыртып куюлары бар, янәсе. Адвокат бу хәлне җайлау-майлау һәм хокук саклау органнары белән мәсьәләне хәл итү өчен әбидән 1 миллион сум акча сорый.

Әби Волгоградта яшәүче кызына шалтыратмакчы була, тик аңа кызың прокуратурада допроста дип алдыйлар. Телефонның теге башында елаган тавыш ишетелә. Әбекәй аны оныгы дип уйлый.

Әби кирәкле сумманың яртысын шундук тапшырырга риза була. Акчаны ул подъезд янына кара машина белән килгән ир-атка бирә. Соңыннан кызына шалтыраткач кына әбекәй үзенең алданганын аңлый. Ләкин соң инде. Ярты миллионнан җилләр искән.