Бүген иртәнге алтынчы яртыда Буа районының бер авылында фермада янгын чыккан. 80 баш (эре терлек дип әйтеп булмый инде аларны) кечтеки генә бозаулар булган анда. 15 баш терлек куркыныч астында булган. Аларын тиз арада чыгарганнар, үлемнән коткарганнар. Калган бозауларга тимәгәннәр, чөнки куркыныч янамаган. МЧС шулай дип хәбәр итә. Аллага шөкер, бар да исән-сау. Кешеләр дә, бозаулар да. Ә калганын ремонтларлар инде.