Кайбер мәктәпләрдә дедовщина булгалый икән. Балалар арасында түгел, укытучылар арасында. Өлкәнрәк укытучылар яшьрәк укытучыларны обижайть итә ди. Сездә алай түгелдер бит?
❤4
Ирләр хоккейда хоккей карый. Ә хатын-кызлар, гол керткәч, үзләренең ничек шатланганнарын телефонга төшерә.
😁8👎2🔥1
Бүген таңда азаннар да,
Моңлырак та, серлерәк
Мәчетләргә барган чакта,
Шатланып тибә йөрәк.
Ташкын кебек агыла күр,
Халык Аллаһ йортына
Бәйрәм бүген, шундый рәхәт,
Мәшәкатьләр онтыла.
Вәгъаз тыңлый, намаз укый
Һәр иманлы мөселман
Бисмилла, дип, ният кылып
Корбан чала соңыннан.
Ислам дине - сафлык дине,
Тынычлыкның сагында
Миллионнар, миллиардлар
Аның бүген сафында.
Корбан чалу Аллаһының,
Безгә биргән бүләге
Адәм каны һич таммасын,
Аның изге теләге.
Мохтаҗларга ярдәм итү,
Мәрхәмәтлек гаепме?
Кабул кылсын, котлы булсын
Олуг Корбан гаете!
Мирһади Разов
Моңлырак та, серлерәк
Мәчетләргә барган чакта,
Шатланып тибә йөрәк.
Ташкын кебек агыла күр,
Халык Аллаһ йортына
Бәйрәм бүген, шундый рәхәт,
Мәшәкатьләр онтыла.
Вәгъаз тыңлый, намаз укый
Һәр иманлы мөселман
Бисмилла, дип, ният кылып
Корбан чала соңыннан.
Ислам дине - сафлык дине,
Тынычлыкның сагында
Миллионнар, миллиардлар
Аның бүген сафында.
Корбан чалу Аллаһының,
Безгә биргән бүләге
Адәм каны һич таммасын,
Аның изге теләге.
Мохтаҗларга ярдәм итү,
Мәрхәмәтлек гаепме?
Кабул кылсын, котлы булсын
Олуг Корбан гаете!
Мирһади Разов
❤11👍6🔥2
Игътибар! Татарстан буйлап вертолетта 4 кешелек түләүсез сәяхәткә тагын ике кеше эзлибез. Киләсе шимбә иртән Казаннан очабыз, иртәнге ашны Зөя утравында ашыйбыз, шуннан Болгарга очабыз. Анда экскурсиядән соң ике сәгать Идел буйлап яхтада Алабугага кадәр йөзәбез, төшке аш шунда булачак. Кичке сигездә Казанга кире очып кайтабыз. Кемгә кызык, безнең белән элемтәгә керегез. Безгә вертолеты һәм яхтасы булган кеше кирәк.
😁27🤔2
Балаларыбызга дин буенча бертигез карашта булырга тиешбез. Еш кына бу турыда онытабыз. Берсенә бүләк алабыз икән, икенчесенә дә тиешле. Берсе брендовый киемдә, икенчесе калдык-постыкта йөрергә тиеш түгел.
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
👍9👎1
1 июньнән заправкаларда телефоннан сөйләшү тыела дип һаман да яза әле кайбер коллегалар. Гәрчә МЧС моны инде әллә ничә тапкыр опровергәйт итте.