Элек ресторанда гына чаевой калдыралар иде. Аннары маркетплейсларда сорый башладылар. Бүген заправкага кергән идем, инде анда да зур итеп кюар-код элеп куйганнар, чаевой соранып. 3500 сумга бакны тутыргач, бензин исләренә исереп тагын 300 сум чаевой калдырасы микән? Әйдә, сез дә эштә чаевой сорагыз, йөрмәгез хезмәт хакына гына разый-бәхил булып.
😁10👍4
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Флюра апаны сагынган булсагыз әгәр
👍15👎3
Кешене дәвалаучы табиблар төрле була. Һәркайсы аерым әгъза буенча белгеч. Ә ветеринарлар ничек икән? Алар төрле хайван буенча да, төрле әгъза буенча да бүленәме? Әйтик, песигә ЛОР кирәк икән, крокодиллар невропатологы ярдәм итә алмаячак. Ветеринарлар бармы арагызда? Аңлатыгыз әле.
😁5
"Матбугат.ру" күзәтүенчә, күп томлы китапларны хәзер укыр өчен түгел, ә алар фонында рилзлар яздыру өчен сатып алалар.
👍5❤1👎1
Матбугат.ру
Апалар, трактор кар чистартканда сез дә менә моннан ал, тегеннән ал дип өйрәтеп торасызмы ул?
Беркөн карап торам, хрущевка йортны тышлыйлар. Чыбыкка асылынган альпинистлар нидер мүкли-чуклый. Шунда бер апа балконга чыккан да боларны эшләргә өйрәтеп тора. Кыш көне кар эттерүче трактористны өйрәткән апа булмады микән, танымадым.
😁15
Сезнең яндагы кибетнең хуҗасы үпкәләмиме соң бөтен нәрсәне маркетплейстан аласыз хәзер дип?