Матбугат.ру
4.41K subscribers
8.78K photos
728 videos
1 file
395 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Укучыбыз яза:

Хәерле көн!
Бер җыр искә төште, балалар бакчасында җырлый идек.
Барлык сүзләрен хәтерләмим. Бәлки белүчеләр бардыр?!

Беренче май таңында
Иртә тордым тагын да...
Моңа рәсем асты табыйк әле ди укучыбыз
5
Нәчәлнигыгыз шаяртуны әйтә башлагач ук елмая башлагыз, ахырын көтмичә. Алар шулай иткәнне ярата.
😁10
Диван китерәсе кешенең телефонын саклап каласың да, ярты елдан телеграм сиңа хәбәр сала: Диван празднует день рождения!
😁17🔥4
Истә әле, "эшләпәле" иде,
Түрдә булды һәрчак урыны
Тавышын да көйләп булды аның,
Шул боргычы-нәни борыны.

Күршеләрне җыеп җыр тыңлатты,
Ишетерде соңгы хәлләрне
Хәтерлимен сабыйчакта булган,
Иң кадерле шушы мәлләрне.

Казан сөйли, диеп саф татарча
Әйтүләре үзе нур булды
Йөрәкләргә милли моңнар,
Шатлык булып матур җыр тулды.

Бер могҗиза иде ул радио,
Ишетерде Рәшит, Илһамны
Гөлсемнәрне, Әлфияне тыңлап
Күпме кеше ул чак елады.

Татар җанын, данын, көчле рухын
Саклыйсың син, милли Радио
Газиз туган телдә яңгыраган,
Һәрбер аваз җанга гамь уя.

Бүген дә син рухы милләтемнең,
Тыңлый һәркөн татар дөньясы
Яңгыратып җиһан киңлекләрен,
Сөйлә, яшә татар радиосы!

Мирһади Разов
13👍3
Туйлар алып баручы бер танышымны очраттым бүген. Бу арада туйлар бик юк ди. В мае маются дип уйлыйлар микән һаман да? Юк ди. Ике гает арасы дип куркалар микән? Юк ди. Нидә икән сәбәбе?
🤔5
Элек ресторанда гына чаевой калдыралар иде. Аннары маркетплейсларда сорый башладылар. Бүген заправкага кергән идем, инде анда да зур итеп кюар-код элеп куйганнар, чаевой соранып. 3500 сумга бакны тутыргач, бензин исләренә исереп тагын 300 сум чаевой калдырасы микән? Әйдә, сез дә эштә чаевой сорагыз, йөрмәгез хезмәт хакына гына разый-бәхил булып.
😁10👍4
Традиция буенча бүген открытка элмибез. Аяз күк фотосы эләбез. Сугышта булган бабаларыгызның исемнәрен һәм авыл-районнарын шушында языгыз. Йәгез, алар рухына бер дога 🤲
🙏244👍3
Численник бите
8👍1
Танылган дәүләт эшлеклесе, Татарстан Эчке эшләр министрының элеккеге урынбасары, ТР буенча элеккеге баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов вафат. Аңа 71 яшь иде.
Әлмәт театры актеры, Татарстанның халык артисты, кинофильмнар аша таныш Рафик Таһировка бүген күп тә түгел, әз дә түгел 60 яшь тулды. Котлыйбыз!
🔥83
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Флюра апаны сагынган булсагыз әгәр
👍15👎3
Кешене дәвалаучы табиблар төрле була. Һәркайсы аерым әгъза буенча белгеч. Ә ветеринарлар ничек икән? Алар төрле хайван буенча да, төрле әгъза буенча да бүленәме? Әйтик, песигә ЛОР кирәк икән, крокодиллар невропатологы ярдәм итә алмаячак. Ветеринарлар бармы арагызда? Аңлатыгыз әле.
😁5