Матбугат.ру
4.4K subscribers
8.8K photos
728 videos
1 file
396 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Русларда двойняшки да бар, близняшки да бар. Ә татарда игезәк кенә. Сүз җитмәгән что ли?
Мәгарә ясап уйнаган кыз бала кар астында калып үлгән (ВИДЕО)

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=49908
😢11🙏42👍1
Forwarded from FAIRUZA MAZITOVA
"Сөембикә" белән "Казан утлары" журналларарының тиражлары кимегән. Әйтик "Сөембикә" былтыр 4600 тираж белән чыкса, гыйнвардан 2711 гә калган. (2022 дә 10 мең булган) "Казан утлар"ының да тиражы 3140тан 1612 гә калган. Ә бу журналлар татар халкының иң затлы, иң популяр басмалары, югыйсә.
Бер хезмәттәшем әйтә - әгәр һәр татар кешесе, бары бер генә татар газетасы я журналына язылуны үз милли бурычы итеп алып, язылса татар матбугатын саклап калып була ди. Икенчебез, алай булырга тиеш түгел, язылу-язылмау һәркемнең үз эше, ул бурыч түгел, ә теләк буенча булырга тиеш ди. Өченчебез хәзерге заманда трендлар үзгәрде, яшәеш тизлеге артты, газета-журнал укырга халыкның вакыты юк, интернеттан кыска хәбәрләр укып, кызык-мызык карый да шуның белән яши ди.
"Журналга язылу кыйммәт диючеләр белән килешмим, 1200 сум - бер казылык бәясе, аны алганчы ел буена журналга язылырга була, тик хәзер рухи кыйммәтләргә урын бетте ди икенче бер хезмәттәшем. Шактый сүз көрәштердек. Ә татар матбугатын ничек саклап калырга дигән сорау ачык калды...
20
Конференцияләр сездә дә шулай узамы ул?

Регламентта минутына кадәр язылган: конференция 1 сәгать барачак, 6 минутлык 10 доклад тыңлыйсы. Беренчесе – җитәкченең сәламләү сүзе. Ул 6 минут урынына 16 минут дәвам итә. Җитәкчене берәү дә бүлдерә алмый. Икенче чыгыш 6 минут урынына 26 минут булып чыга. Өченчесе – тагын да озаграк. Бишенче чыгыштан соң, үч иткәндәй, кемдер залдан сорау бирә. Ярты сәгатьтлек бәхәс китә. Алтынчы чыгыштан соң модератор регламент турында кисәтә, сүзне кыскарак тотуны сорый. Соңгы доклад ясаучыларга исәнләшергә, саубуллашырга һәм ике-өч җөмлә әйтергә генә вакыт кала. 3 сәгатьлек конференция тәмам.

#элекэлгәннәрдән
😁41👍95
Үзегез турында гына уйламагыз. Кеше турында да уйлагыз. Скощ белән файдалангач, аның бер кырыен бөкләп куегыз.
😁30👍106
Әле сезнең телевизор пультыгыз пакетка төрелгәндер, нәрсә сөйләшеп торабыз соң.
😁36👍32
Җырчылар үзләреннән популяррак булган җырчылар белән төшкән фотоларны гына элә.
😁111
Хәерле кич
😁54👍171
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Рөстәм Гайзуллин Айдар Җаббаровның яңа алымнары турында. Бүген Тинчурин театрында иртәнге чәйдә Чыңгыз Айтматовның әсәре буенча куелган "Ал яулыклы язмышым" спектакле хакында сөйләштек. Баш роль иясе Зөлфәт Закиров премьера алдыннан 3 кило югалткан. Ә Рөстәм 2 кило гына.
👍114🔥1
Барыгыз да исән-саумы? Бүген кемнәр юк, кулларыгызны күтәрегез.
🔥117
Кичә генә әле гыйнвар иде... Үзегезгә саклый торыгыз.
👍101🙏1
Чаллыдан чыккан татар кешесе УАЗ заводын җитәкләячәк

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=49936
👍181
Сездә авылда ничектер. Бездә Казанда ач кешеләр сыман иртән үк "Пятерочка" ачылганын көтеп чират җыела. Элек андый кибетләр булмаганда нишләделәр икән? Мин дә шул чиратта идем.
😁325👍2
Утраутавыш дип укыдым
😁22🔥2
Машинада радиодан француз җырын тыңлап бардым. Бигрәк татар теленә охшаган икән француз теле. "Мәҗит", "ыштан", "җиде" дигән сүзләрне точно ишеттем.
😁29👍31
Байкалда Кытай туристлары утырган "Буханка" капланган, 75 яшьлек хатын вафат

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=49942
3🙏1