Өйдә перестановка ясау организмда дофамин гормонын арттыра икән. Ә бу, беләсегез килсә, бәхет гормоны! Утырмагыз телефонда. Алыштырып куегыз диван белән караватыгызны. Үзегезне бәхетсез хис итә башласагыз, кире алыштырып куярсыз.
😁36👍11🔥6❤1
Гайбәт гөнаһ бит инде, име, беләбез. Кайвакыт берәр танышың очрый да 3 минут эчендә сиңа әллә кемнәр турында әллә нәрсәләр сөйләп өлгерә. Дәлше киткәч синең турында да шулай сөйлидер инде ул, име?
😁32🤔6👍5❤1
Бүген булган хәл.
Түбән Кама лицеенда укучы 13 яшьлек малай җыештыручы хатынга пычак белән һөҗүм иткән
ВИДЕО: https://matbugat.ru/news/?id=49886

😢18
Ә нутрициологлар ничек акча эшли алар? Менә монысы файдалы ризык, монысы зыянлы дип әйтә дә, "ай, рәхмәт" дип аларга акча бирәләр что ли?
😁9👍8👎2
Русларда двойняшки да бар, близняшки да бар. Ә татарда игезәк кенә. Сүз җитмәгән что ли?
Мәгарә ясап уйнаган кыз бала кар астында калып үлгән (ВИДЕО)
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=49908

😢11🙏4❤2👍1
Forwarded from FAIRUZA MAZITOVA
"Сөембикә" белән "Казан утлары" журналларарының тиражлары кимегән. Әйтик "Сөембикә" былтыр 4600 тираж белән чыкса, гыйнвардан 2711 гә калган. (2022 дә 10 мең булган) "Казан утлар"ының да тиражы 3140тан 1612 гә калган. Ә бу журналлар татар халкының иң затлы, иң популяр басмалары, югыйсә.
Бер хезмәттәшем әйтә - әгәр һәр татар кешесе, бары бер генә татар газетасы я журналына язылуны үз милли бурычы итеп алып, язылса татар матбугатын саклап калып була ди. Икенчебез, алай булырга тиеш түгел, язылу-язылмау һәркемнең үз эше, ул бурыч түгел, ә теләк буенча булырга тиеш ди. Өченчебез хәзерге заманда трендлар үзгәрде, яшәеш тизлеге артты, газета-журнал укырга халыкның вакыты юк, интернеттан кыска хәбәрләр укып, кызык-мызык карый да шуның белән яши ди.
"Журналга язылу кыйммәт диючеләр белән килешмим, 1200 сум - бер казылык бәясе, аны алганчы ел буена журналга язылырга була, тик хәзер рухи кыйммәтләргә урын бетте ди икенче бер хезмәттәшем. Шактый сүз көрәштердек. Ә татар матбугатын ничек саклап калырга дигән сорау ачык калды...

❤20
Конференцияләр сездә дә шулай узамы ул?
Регламентта минутына кадәр язылган: конференция 1 сәгать барачак, 6 минутлык 10 доклад тыңлыйсы. Беренчесе – җитәкченең сәламләү сүзе. Ул 6 минут урынына 16 минут дәвам итә. Җитәкчене берәү дә бүлдерә алмый. Икенче чыгыш 6 минут урынына 26 минут булып чыга. Өченчесе – тагын да озаграк. Бишенче чыгыштан соң, үч иткәндәй, кемдер залдан сорау бирә. Ярты сәгатьтлек бәхәс китә. Алтынчы чыгыштан соң модератор регламент турында кисәтә, сүзне кыскарак тотуны сорый. Соңгы доклад ясаучыларга исәнләшергә, саубуллашырга һәм ике-өч җөмлә әйтергә генә вакыт кала. 3 сәгатьлек конференция тәмам.
#элекэлгәннәрдән

😁41👍9❤5
Үзегез турында гына уйламагыз. Кеше турында да уйлагыз. Скощ белән файдалангач, аның бер кырыен бөкләп куегыз.
😁30👍10❤6