Матбугат.ру
4.41K subscribers
8.8K photos
728 videos
1 file
396 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Укучыбыз җибәрде. "Кышкы эзләр" сериясеннән.
👍17🔥95
Җәвит Шакировның әнисе вафат...
Тирән кайгыларын уртаклашабыз.

"Соңгы кайтуда гына әле 90 яшеңне дә җыелышып уздырырга язсын, дип сөйләшеп утырган идек. Ни кызганыч...
Урының оҗмах түрләрендә булсын, әнкәй. Тыныч йокла", - ди Җәвит абый.
😢26🙏128
Яңа ел каникулларыннан соң үлчәвем дөрес күрсәтми башлады
😁29🔥2🤔2👍1
Истә әле, безнең балачакның
Зәмзәһирдәй салкын кышлары
Минус утыз өчкә җиткән чакта,
Кибәннәргә чумды кошлары.

Салкыннардан качты хайваннар да,
Җир ярылды кырыс суыктан
Ә без пәлтә, киез ката киеп,
Тау шуарга чыктык, эш юктан.

Өлкәннәрне тыңлап тормадык без,
Колакларны, битне өшеттек
Мәктәпләргә бармау бәхет иде,
Уйнадык шул, аннан төчкертте.

Балачакның шушы салкыннары,
Үзәкләргә үтте кайчакта
Авыл өе һәрчак җылы булды,
Ашлар пеште мичтә-учакта.

Томан ерып барган поровозга
Ошый иде кышкы салалар
Һәр көн төтен чыкты торбалардан,
Өшемәсен, диеп балалар.

Усал суык тимерчыбыкларда,
Сызгырды да безне куркытты
Кышкы кичтә шуны тыңлатты да,
Күпме китап, әкият укытты.

Тәрәзләргә серле бизәк уйды-
Кар чәчәкләр, урман ап-актан
Әкияти уйлар безне шул чакларда,
Матур төшләр белән йоклаткан.... Балачакның шушы мизгелләре,
Суык кышы һич тә онтылмый
Салкыннарга чыксам сабыйчакта
Туңган колакларым сукылдый.

Мирһади Разов
🔥4825👍14
Укучыларыбыз арасында укытучылар да бар. Сезгә лайфхак. Балалар сезне хөрмәт итсен дисәгез, иң соңгы модель айфон белән йөрегез.
😁27
"Завтра сегодня будет вчера" дип җырладылар әле генә радиодан. Сез дә вакытыгызны бушка сарыф итмәгез. Ял көне дигәч тә.
🤔9👍31
Әгәр дә вакансиядә сиңа вәгъдә ителгән хезмәт хакы "от" дип куелган икән, бу әле син отачаксың дигән сүз түгел.
👍9😁3👎2🤔21
Сез һаман итекне мактыйсыз. Ә итектә минем аягым туңа (кайберләрегез әйтмешли - туна). Ә пенопласт сыман табан аслы заманча аяк киемнәрдә - туңмый. Итек ул ностальгия хисабына гына яши түгелме бүген? Фольклор пиары хисабына гына яши түгелме?)
8
Сезнең кар сыннарыгыз исәнме әле, дип сорый укучыбыз.
🔥31👎1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Тинчурин театры иртәләре бу арада шулайрак башлана. Чөнки артистлар премьерага әзерләнә. "Ал яулыклы язмышым" спектаклендә образларның психологик яктан ачылуы бик мөһим, шуңа геройлар нинди генә алымнар кулланмый! Безгә кушылыгыз һәм биюдә генә түгел, премьерада көтеп калабыз.

📆 23 гыйнвар 18:30
📆 24 гыйнвар 17:00
📆 25 гыйнвар 17:00
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥7👎32😁2
Иҗат кешесенә авыр. Заводта эшләсәң, еллар буе шул бер үк детальне ясыйсың. Ә иҗат кешесе көн дә яңа әйбер уйлап табарга тиеш.
👍25😁1
Кайбер балалар сәгатьне бик тиз өйрәнә, ә кайберләре бик озак. Мин кечкенә бала булсам бик озак өйрәнер идем, мөгаен. Нишләп циферблатта ике ук әйләнеп йөри? Бер ук белән генә аңлатып булмыймы? Нишләп 10 түгел, 12 ул? Нишләп 50 яки 100 түгел, ә 60 минут? Нульдән аңларга бик авырдыр моны.

Бер абзый әйткән ди. Туры почмакны гомер буе 100 градус дип йөрдем, күп әйберләр ясадым, берсе дә җимерелеп төшмәде дигән.
😁342
Яшүсмерләрне алдаулар бик арткан. Балаларыгыз, оныкларыгыз белән алдан ук сөйләшеп куегыз. Төрле хокук саклау органнарыннан дип шалтыратсалар, ышанмасыннар. Шундук үзегезгә хәбәр итсеннәр.
🙏31😢1