Матбугат.ру
4.4K subscribers
8.79K photos
728 videos
1 file
396 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Кибеттә киноа саталар. Ашарга ярыймы аны? Кино караганда ашыйлармы аны? Аннан нәрсә ясарга була, өйрәтегез әле, сез оста бит.
😁194🔥2
Сезгә эшегездә еш алдарга туры киләме? Бер танышым яхшы эшкә урнашкан иде. Эшли алмадым, киттем ди. Чөнки анда алдарга кирәк ди. Ә мин алдый белмим ди. Ничек уйлыйсыз, кайсы өлкәгә урнашкан иде?
2
Ник руста платье да бар, рубашка да бар, ә татарда икесенә бер - күлмәк. Сүз җитмәгән штули?
😁28👍2
Кайсыдыр спектакльдә шундый күренеш бар иде. Кайсы спектакльдән бу, искә төшерегез әле, сез белмәгән нәрсә юк бит.

Бер герой әйтә:
- Көзгеләр дә начарланды хәзер, начар күрсәтәләр.
- Урлыйлар!
- Нәрсә урлыйлар?
- Көзгене ясаганда көмешен урлыйлар.
🤔15🔥5😁42
Ай-яй! Өч тиенлек реклама элсәк тә чәчрәп чыгасыз, име! Баронга әйтәм мин сезне!
😁401🔥1
Баш әйләнеп китте
😁23🔥76🤔1
Хәзер журналистикага укып торырга кирәкми диләр. Хәзерге gpt чатлар җаның теләгән темага мәкалә язып бирә ала.
Ниүҗәли шулай?!)

Дип сорый укучыбыз
🔥81
Forwarded from Безнең мирас
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бүген “Татмедиа” бинасының беренче катында журналист-ветеран Рөстәм Нәбиуллинның моңарчы беркайда да урнаштырмаган фотосурәтләр күргәзмәсе ачылды.

Эльза Газизова видеосы



@beznenmiras
17🔥11👍6
Әле генә 1 каналдан күрсәттеләр. Моны исәпкә алырга куштылар. Кар көрәгәндә уң як белән ничә тапкыр ташласаң, сул як белән дә шул хәтле ташларга кирәк икән. Шулай иткәндә генә мышцаларың ике яктан да тигез үсә ди. Белгеч шулай сөйләде. Сез кар атканда моны санап барасыздыр бит? Аерым дәфтәрегез бармы?
😁44👍5🔥2
Яшь буын татар язучыларына бүген 35-40 яшь. Ә алардан соң? Шуның белән шул, что ли?
🤔17😁5
Укучыбыз җибәрде. "Кышкы эзләр" сериясеннән.
👍17🔥95
Җәвит Шакировның әнисе вафат...
Тирән кайгыларын уртаклашабыз.

"Соңгы кайтуда гына әле 90 яшеңне дә җыелышып уздырырга язсын, дип сөйләшеп утырган идек. Ни кызганыч...
Урының оҗмах түрләрендә булсын, әнкәй. Тыныч йокла", - ди Җәвит абый.
😢26🙏128
Яңа ел каникулларыннан соң үлчәвем дөрес күрсәтми башлады
😁29🔥2🤔2👍1
Истә әле, безнең балачакның
Зәмзәһирдәй салкын кышлары
Минус утыз өчкә җиткән чакта,
Кибәннәргә чумды кошлары.

Салкыннардан качты хайваннар да,
Җир ярылды кырыс суыктан
Ә без пәлтә, киез ката киеп,
Тау шуарга чыктык, эш юктан.

Өлкәннәрне тыңлап тормадык без,
Колакларны, битне өшеттек
Мәктәпләргә бармау бәхет иде,
Уйнадык шул, аннан төчкертте.

Балачакның шушы салкыннары,
Үзәкләргә үтте кайчакта
Авыл өе һәрчак җылы булды,
Ашлар пеште мичтә-учакта.

Томан ерып барган поровозга
Ошый иде кышкы салалар
Һәр көн төтен чыкты торбалардан,
Өшемәсен, диеп балалар.

Усал суык тимерчыбыкларда,
Сызгырды да безне куркытты
Кышкы кичтә шуны тыңлатты да,
Күпме китап, әкият укытты.

Тәрәзләргә серле бизәк уйды-
Кар чәчәкләр, урман ап-актан
Әкияти уйлар безне шул чакларда,
Матур төшләр белән йоклаткан.... Балачакның шушы мизгелләре,
Суык кышы һич тә онтылмый
Салкыннарга чыксам сабыйчакта
Туңган колакларым сукылдый.

Мирһади Разов
🔥4825👍14
Укучыларыбыз арасында укытучылар да бар. Сезгә лайфхак. Балалар сезне хөрмәт итсен дисәгез, иң соңгы модель айфон белән йөрегез.
😁27