Матбугат.ру
4.41K subscribers
8.79K photos
728 videos
1 file
396 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Танылган диктор Эльмира Хамматова бүген юбилеен бәйрәм итә

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=49769
41🔥3
Бүген 21.00 отбой
😁33👍6😢6🔥2
Быел "Ирония судьбы" карый алмадым((
👍7😁6🤔4
«5 секунд, хәзер, апа!» - МЧС хезмәткәрләре 88 яшьлек ялгыз әбине балконнан бәреп кереп коткарганнар

ВИДЕО: https://matbugat.ru/news/?id=49772
👍62🙏2
Беренче эш көнендә җиңелчә эшләр генә башкарыгыз, ди психологлар. Мәсәлән, кәгазьләрне бер папкадан икенчесенә күчерү. Мөгаен, бүген шулай итәрмен дә.
23👍7
Кунаклар китә авылдан
Уф-уф, килеп, көенеп
Күчтәнәч тыга әбиләр
Шөкер, диеп сөенеп.

Каникуллар тиз үтте, дип
Оныклары елаша
Әтиләре, әниләре
Юк-барга да... талаша.

Кәефсез чагы дөньяның
Мөлдерәп тулган күңел
Нигә шушы кышкы яллар,
Тагын да озын түгел?!

Мунча кереп, бәлеш ашап
Үткән көннәр, сизелми...
Бу шәһәр ялкауларына
Әл дә авыл түземле.

...Авыл гөрли, гүя бәйрәм
-Китәләр бит, китәләр!!!
Әбиләр дә, бабайлар да,
Туганнар да, кодалар да
Бар да яллар итәрләр!

Мирһади Разов
👍34😁186🔥6
travel guide 🌍 — канал от путешественников для путешественников. Узнайте, с какой валютой ехать в отпуск, где отдохнуть с детьми за $1500, как купить авиа и ЖД билеты за копейки, как путешествовать с животными.

🌍 Самые свежие новости.
✈️ Только актуальные направления.
🌅 Многочисленные природные достопримечательности.

Подписывайтесь на @travel_guide 🌵

erid: 2W5zFGNhW5N
Безне олы кешеләр шактый укый. Шулай да языйм әле. Минем күзәтүләрем буенча, олы кешеләр ешрак чиратсыз уза. Нинди гадәт бу? Элеккедән килгәнме? Әллә миңа гына шулай очрыймы һәм минем күзәтүләрем репрезентатив түгелме?
🤔10
Миңназыйм Сәфәров бүгеннән яңа эшкә күчкән

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=49777
1👍1🙏1
Матбугат.ру
Безне олы кешеләр шактый укый. Шулай да языйм әле. Минем күзәтүләрем буенча, олы кешеләр ешрак чиратсыз уза. Нинди гадәт бу? Элеккедән килгәнме? Әллә миңа гына шулай очрыймы һәм минем күзәтүләрем репрезентатив түгелме?
Репрезентатив ни дигән сүз ул дип сорый монда кайбер укучылар.

Аңлатам.

Сезнең урамда биш сыер. Бишесе дә кызыл. Сез аларны көтүгә куасыз һәм бөтен авылның да сыеры кызылдыр дип уйлыйсыз. Ә анда 5 кызыл һәм 95 аклы-каралы сыер. Сезнең бу биш сыерыгыз тулы картинаны күзаллау өчен репрезентатив выборка түгел, ягъни бөтен көтү турында мәгълүмат бирә алмый.
😁255👍2
Экология һәм табигый ресурслар министры кем булачагы билгеле булды

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=49778
4
Кызлар, җаныйларым, әниегез белән сайлап алыгыз ирләрегезне

Мин олы хатын инде. Балалар гына түгел, оныклар да үсеп бетте. Яшьлегемдә булган иң зур хатамны сиңа сөйлим әле. Төскә-биткә ямьсез булмасам да, иптәшләр, яшьтәшләр үз итмәде мине. “Гадкий утёнок” мультфильмын караганда, үземнең яшьлегемне искә төшереп, әле дә елыйм. Әти-әни тарафыннан “ярамый”лар күп булды, хәер, алар ярамыйны әйтеп тормасалар, мин күптән беткән булыр идем, чөнки егет-малайлар кызык өчен, көлеп кенә йөриләр иде минем белән.

Берчакны күрше авыл малае күз салды миңа, гашыйк булдым, хәер, кем күз салса да яратыр идем, чөнки кыз дип сокланып караучы юк иде. Йөреп киттек. Әни белми, әти белми. Абый ишеткән. И туздырды бу мине, егет дигәнем, бер исәррәк, эчкече бәндә ди. Ышанмыйм да, ишетмим дә. Әни сүгә, әти сүгә, авылларының иң дәрәҗәсез гаиләсенең бер җүнсезе диләр. Ә мин яратам! Егетем котырта, сиңа 18 тула, син “совершенналитний” буласың, безнең мәхәббәт көчле ди.

Дәвамы: https://matbugat.ru/news/?id=49781
👍195🤔3
Татарда нинди генә интервью проекты башлама, ул җырчылар белән интервью булып чыгачак.
😢13👍6👎4😁41
"Матбугат.ру" фикеренчә, иң текә һөнәр - метеоролог. Компьютерын ача да киләсе тәүлеккә нинди һава торышы буласын сөйли. Бик җитди кыяфәт белән. Ул киләчәкне белә сыман. Бөтен кеше аның сөйләвен авыз ачып тыңлый, журналистлар аннан интервью ала. Көн дә интервью бирә ала ул, чөнки сөйләгәннәре көн дә актуаль. Һәм ул беркайчан алдамый, чөнки һәр фаразы "урыны белән" дип башлана.
😁22👍14
Әле кайберләрегезнең стеналарында боланлы паласлар эленеп торадыр һаман, нәрсә сөйләшеп торабыз соң...
😁228👍2
Балагыз һөнәрен татар дөньясы белән бәйләргә җыенса, "Матбугат.ру"дан дип аңа шушы памятканы күрсәтегез:

Татарның бу өлкәләрендә акча юк:
- мәдәният
- сәнгать
- мәгариф
- фән
- тарих
- әдәбият
- театр
- матбугат
- smm
- интернет
- блогинг
- коучинг

Татарның бу өлкәләрендә акча бар:
- эстрада
- шоу-бизнес
- тамадалык
😁28😢16👍91🤔1
Инфекция кергән дип алдап, стоматологиядә 700 мең сумга 17 тешен алганнар

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=49791
😢13🤔101🙏1