Модный кешеләр (мондый кешеләр түгел) Телеграм сүзендә басымны беренче иҗеккә ясый. Алар янында простофильләнеп ТелегрАм дип сөйләшеп хур булмагыз.
❤5🤔5
Бер ел буена сузылып килгәнне бер көндә эшләп бетерә алмассың (халык мәкале)
👍17❤10😁10
Сак булыгыз каникулларда!
9 яшьлек бала тюбингта шуганда бәрелеп үлгән
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=49690
9 яшьлек бала тюбингта шуганда бәрелеп үлгән
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=49690
❤6😢5
Котлау видеосы җибәрү әле бер хәл. Кайвакыт сылтама җибәрәләр, видеоны тик-ток сыман җирдән кереп карыйсы.
😁27👍7
Совет заманыннан калган чыршы уенчыклары сакландымы сездә? Мактанып фотоларын элегез әле.
😁12❤2
Тормыш гел күңелле хәлләрдән генә тормый. Әмма 2026 елда сезнең тормышыгызда күңелле хәлләр күбрәк булсын. Күз яшьләре булса, шатлык күз яшьләре генә булсын яки суган турагандагы күз яшьләре. Күңел тынычлыгы барыгызга да. Исән-сау, сәламәт булыйк. Шул.
❤76🙏29👍3
Яңа ел каникуллары җитсә тегене эшләр идем, моны эшләр идем дип планлаштыручылар, сез чыннан да бу эшләрне эшләргә өлгерермен дип чын күңелдән ышанасызмы ул?
😁45🔥5❤1
Бәйрәм көннәрне җомгада Казан мәчетләре бушабрак кала. Авыл мәчетләре тулыбрак киткәнгәдер инде.
👍24