Милләттәшебезнең Төньяк Кореяда күргәннәре:
Мухтар грильдә пешерелгән булса, аны таякчыклар (ярар, чәнечке булсын) белән алып, соя соусына манам яисә кимчи кушам да, авызыма кинәт салып, озак чәйнәмичә генә йотып җибәрәм, дип күз алдыма китерә идем. Шундый уйлар, рецептлар, вариантлар унлаган иде. Тик, рәхим итеп, аш кына булмасын! Ә менә хәзер минем һәм яшьтәшем, 120 илдә булган, әмма эт итен бер дә ашап карамаган Никита арасында куе, күбекле аш кайный! “Исен булса да сизмәскә иде”, - дигән уйлар килде.
Дәвамы: https://matbugat.ru/news/?id=49631

matbugat.ru
"Эт ите авыз итеп кайттым" - Төньяк Кореядә булган милләттәшебез язмалары | Матбугат.ру
Якташыбыз, танылган эшмәкәр һәм иганәче Рамил Гыйззәтуллин быел ноябрьдә иң серле һәм ябык илләрнең берсендә – Төньяк Кореядә булып кайткан. Әле күптән түгел генә туристларга бу илгә керү катгый тыелган иде.
👎4❤1👍1😁1😢1
Бер танышым әйтә. Эшкә урнашканда билгеле бер эш күләме һәм билгеле бер хезмәт хакы турында килешенде ди. Шуннан соң эш күләме гел артты, гел өстәлде ди. Ә хезмәт хакы килешенгәнчә калды ди. Сезнең эш тә шундый түгелдер бит?
❤12😁3🔥1🤔1
Бәйгеләр шулкадәр күбәйде, бәйгеләр бәйгесе оештырырга вакыт җитмәде микән?
😁24❤3
Күп кенә иҗатчылар үз продуктларына үлеп гашыйк (җыр, шигырь, китап, тапшыру, блог, әсәр һ.б. һ.б.). Аларның продуктлары уникаль, кабатланмас, супер, күз явын алырлык. Дип саныйлар. Ә бит бәяне автор түгел, ә шул продуктны кулланучы бирергә тиеш.
👍24
❤1😢1
Чәч алдырдым бүген. Ирләрнеке белән хатын-кызлар мастеры янәшә эшли. Әллә ничек кенә. Аның каравы, хатын-кызлар прическасы буенча күп нәрсәләр беләм хәзер. Үзем кисә алмасам да, читтән киңәш биреп тора алам һәрхәлдә.
😁40❤3👍3🔥3