Матбугат.ру
4.39K subscribers
8.84K photos
728 videos
1 file
398 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Сөмбел Билаловага Татарстанның атказанган артисты исеме биргәннәр. Котлыйбыз! Матбугатрулылар пичәт сугамы?
40👍10👎3🔥2
Язучыларның авылны сагынып шигырь язулары бер маркетинговый ход кына бугай ул. Авылына нибары 2-3 сәгать кайтасы, әмма ул анда кайтмый, ә авылын үлеп сагынуы турында шигырь яза.
😁27👍203🤔2
Бүген ТНВ каналына 23 яшь тулган. Котлыйбыз. Сез дә котлагыз. Кайсы тапшыруларын аеруча яратып карыйсыз? Ә кайсыларын бигүк түгел?
👍188
Күрше күчтәнәч бирде. Гошер сәдакасы булып чыга бит инде бу?
23
Бер танышым әйтә. Элек бер эштә эшли идем, акча җитә иде ди. Хәзер җитми ди, төп эшемнән соң төнге 12гә кадәр суши-пицца ташыйм ди. Менә шулай бездә. Сездә авылда рәхәт анда, всё своё.
😁204
Көз исе килә дөньядан
Кипкән үлән, гөл исе...
Боегудан бар табигать
Үзгәртә инде төсен.
Бакчаларга керсәм миңа
Алма суза алмагач
Өзелә дә төшә алма
Үпкәли дә... алмагач.
Кояш та моңсу шикелле,
Чытык йөз белән карый
Җәй менеп
                      агач башына
Соңгы көннәрен саный...

Мирһади Разов
58
Ильяс Халиковның «Я, РәсүлАллаһ!» - дигән җырына КЛИП чыккан

Без биюләрдән, матур манзаралардан торган музыкаль клиплар карарга ияләнгән. Җырчы Ильяс Халиковның клибы исә тамашачыны тормыш мәгънәсе турында уйландыра. Клип героеның уңай гамәлләрен карап бару җанга рәхәт бирә. Тамашачы да үзенә – кешеләргә файда китерәмме соң мин, миһербанлымы соң мин дигән сорау бирә башлыйдыр.
18👍3
Forwarded from Ильяс Халиков
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
👍184🙏4
- Азалия, за тобой сегодня кто придет? Бабушка или прабабушка?

Балалар бакчасында ишеткәннәрдән.
14
Киләсе елда "Новая Волна"да 3 татар җырчысын җырлатабыз дисәләр, кемнәрне тәкъдим итәр идегез?
5
Укучыбыз яза:

Күрешләр белән дус яшибез.
Кабак та шуны белә,
Койма аша гына күршеләргә керә.

Бар да Фатих Хөсничә
👍234
Маркетплейста бер әйбергә заказ биргән идем. 29 август килеп җитә дигән. Уу, бигрәк озак икән, дип уйлап куйдым.

Бәтәч, 29 август иртәгә икән ич инде ул.
😢17😁133👍1
Нинди генә шатлык юк дөньяда
😁403🙏2😢1
Чүп үстермәскә менә бу үлән әйбәт икән. Исеме ничек моның?
5
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
21 августта “Уникс” концертлар залында гөрләп “Акчарлак шоу” узып китте🔥

Шушы күңелле мизгелләрне уртаклашырга килгән тамашачыларыбызга, үзләренең моңлы җырларын бүләк иткән җырчыларыбыз: Илсөя Бәдретдинова, Рөстәм Закиров, Марат Яруллин, Илнат Фәрхуллин, Вадим Захаров, Сиринә Зәйнетдинова, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Зәринә Хәсәншина, Рәфинә Ганиуллина, Габделфәт Сафин, Рузилә Сафина, "Айфара”һәм аларның төркемнәренә;

Алып баручыларыбыз – Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыров һәм Айнур Сөләймановка;

Гармунчылар, тавыш операторы, сәхнә бизәлеше өчен җаваплы егетләргә, фотограф, видеографлар, журналистларыбызга, "Татмедиа" мәгълүмат агентлыгына һәм гомумән, шушы зур хезмәткә үз өлешен керткән һәркемгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез🙌💐

Ә инде шушы бәйрәмебезнең партнерларына аерым рәхмәт! Менә алар:
1) Айгөл Усманованың кейтеринг компаниясе
2)«ОНА ИНАЯ» косметикасын җитештерүче «Олеся Мустаева остаханәсе»
3) «Акчарлак» нәшрият йорты,
4) «Ливадия-Татарстан» санаториясе.

Бергә булыйк🌹

#акчарлакгазетасы
#акчарлакшоу
13
Бүген Капуста дигән фамилия ишеттем. Үз исемегез янына куеп карагыз әле, яңгырашлы килеп чыгамы?