Әмма яхшы яңалыгыбыз да бар. Җәй ахыры якынлашкан саен киләсе җәйнең башы да якынлаша.
😁19🤔15👍4
Тамадалар, сездән сорыйм. Сез сөйләгәндә ашау матур түгел, җырчы җырлаганда ашау неуважение, кунаклар теләк әйткәндә аларны тыңлыйсы. Кайчан ашарга соң?
👍28❤2🤔1
Сезнең шундый танышларыгыз бармы? Сез алган әйберне гел ким күрә, ә ул алганы һәрвакыт югарылыкта. Сез алган әйбер начар сыйфатлы, искелек калдыгы, кытай, узган сезонныкы и вообще башка кибеттә аны арзангарак саталар. Ә ул алган әйбер һәрвакыт сыйфатлы, соңгы писк, продвинутый, уңайлы, заманча һәм бөтен кеше аны алырга хыяллана.
👍30❤4🔥1
Бүген телевизордан гади кешеләрнең эстрада йолдызлары белән көч сынашканын күрдем. Мондый тапшыруларны карагач, мәрхүм виртуоз баянчы Рөстәм Вәлиев искә төшә. Аны "гади троллейбус йөртүче" дип таныштырганнар иде)
😁22👍7❤2
Нәчәлник һәм хезмәткәр мөнәсәбәте болайлар күренә миңа. Аучы этенә әмер бирә. Бармагы белән әнә теге якка чабып трофей алып килергә куша. Эте чаба. Трофейны алып килсә, башыннан сыйпыйлар, алып килмәсә - орышалар. Аннары тагын да ераккарак йөгертәләр. Сездә дә шулаймы?
😢8👍6❤2🔥2😁1
Язылучыларыбыз Кызыл Байрак янында батып калган. Ярдәм сорыйлар. Ул тирәдә танышларыгыз юкмы? Югары Ослан районы. Ниндидер телеграм канал да бар иде ярдәм итүчеләрнең. Монда җибәрегезче белсәгез.
❤1