Егетләр! Следки кию гадәтен ташлагыз. Бу пост белән бу моданы гамәлдән чыгарабыз. Ирләр оекбашына охшаган оекбашлар киегез.
👍31😁1
Кайберәүләр гайбәт сөйләр алдыннан болай дип әйтеп куя: "гайбәт өчен түгел, гыйбрәт өчен". Бу шундый тылсымлы ключик-сүз дип уйлыйлар. Шуны әйтсәң, гөнаһ язылмас сыман))
👍10😁6
Миләш күп быел. Моңа бәйле ниндидер күңелсез сынамышлар да бар бугай. Нүжәли туры килә?
❤1
Паркта йөргәндә ике кызның сөйләшкәне колагыма чалынды. "В Казани вообще нет нормальной лазаньи" диде берсе. Сезнең авылда юкмы алай-болай?
😁30👍6😢4❤2
Тузбашның латинча аталышы Natrix - "су еланы" дигәнне аңлата икән. Димәк, тузбаш күбрәк суда яшәргә тиешле? Сезнең авылда елан күренәме быел? Куркасызмы, әллә күнектегезме инде?
Казанда 2024 елда уртача хезмәт хакы 94695 сум булган, диде Илсур Метшин. Сез 94 мең генә аласыздыр бит инде?
😁27❤1