Егетләр! Следки кию гадәтен ташлагыз. Бу пост белән бу моданы гамәлдән чыгарабыз. Ирләр оекбашына охшаган оекбашлар киегез.
👍31😁1
Кайберәүләр гайбәт сөйләр алдыннан болай дип әйтеп куя: "гайбәт өчен түгел, гыйбрәт өчен". Бу шундый тылсымлы ключик-сүз дип уйлыйлар. Шуны әйтсәң, гөнаһ язылмас сыман))
👍10😁6
Миләш күп быел. Моңа бәйле ниндидер күңелсез сынамышлар да бар бугай. Нүжәли туры килә?
❤1
Паркта йөргәндә ике кызның сөйләшкәне колагыма чалынды. "В Казани вообще нет нормальной лазаньи" диде берсе. Сезнең авылда юкмы алай-болай?
😁30👍6😢4❤2
Тузбашның латинча аталышы Natrix - "су еланы" дигәнне аңлата икән. Димәк, тузбаш күбрәк суда яшәргә тиешле? Сезнең авылда елан күренәме быел? Куркасызмы, әллә күнектегезме инде?