Матбугат.ру
4.38K subscribers
8.84K photos
728 videos
1 file
398 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Авылда кешәләр өйләрен матурлый. Әмма кайбер йортлар юл өстендә, ә кайберләре бөтенләй кеше йөрми торган тыкрыкларда, аларын кеше күрми, обиднодыр, име? Сезнең өй күренә торган җирдәме, әллә кеше йөрми торган тыкрыктамы?
Бүген Казандагы Аккош күлендә бер бала батып үлгән. Бу хәбәрне МЧС та раслады. Фаҗиганең сәбәпләре, нечкәлекләре әле ачыклана гына. Хәбәрләргә караганда, башта баланы күз уңыннан юлалтканнар, бөтенесе эзләгәннәр. Аннары күл төбеннән гәүдәсен табып алганнар.

Су коенганда балаларыгызны саклагыз. Алар белән алдан ук куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләшеп куйсагыз да комачауламас.
😢342
Җиләк ай
9
Күкәй пашот пешергәнегез бармы?
Хәзерге туйлар туй мени ул, менә безнең заманда туйлар кызык уза иде: конкурста бәдрәф кәгазенә урыйлар иде, артка эленгән карандашны чүгәләп шешә тишегенә туры китерәсе бар иде. Тагын ниләр бар иде әле?
👍10🔥3👎2😁21
Бүген Россия көне. Әйдәгез, Россия шәһәрләрен барлап, "в города" уйныйбыз. Казан. Сезгә "н" хәрефенә.
👎9👍81
Әйберне ташламагыз. Бер кирәге чыгар әле дип җыеп куегыз да, 5-6 елдан ташларсыз.
😁371
Бүген Һиндстанда килеп чыккан авиаһәлакәт ВИДЕОга эләккән:

https://matbugat.ru/news/?id=47845
😢141
Кайларда ява? Ә кайларда яуды? Ә кайларда яшенләп?
Иң тыныч һөнәр - китапханәче. Белеп сөйли торган бер танышым шулай диде. Аннан да тынычрак тагын нинди эш бар? Сезнең эш күпкә стресслыракмы китапханәченекенекеннән?
Бүген Актанышта боз яуган. Так-сяк түгел, көчле яуган. Укучыбыз җибәрде.
😢81
Телевидение журналисты Энҗе Шәйхетдинова бүген юбилеен бәйрәм итә. Котлыйбыз. Сез дә котлагыз.

“Язмыш төрлечә сынады: 8 яшьтә әтисез калдым” – дип искә ала Энҗе үзенең балачагын:

https://matbugat.ru/news/?id=47852
18🔥4👍1
35 яшьтән чүт кенә узган таныш бер кыз. Бер кыз дип... хатын инде. Бик борчуга сабышкан. Картаям ди. Шуңа борчылам ди. Ир-ат булсам уйламас идем дә ди. Хатын-кыз булгач бик кайгырам ди. Яшьлек уза, матурлык уза, нидер эшләргә өлгермәгән кебек хис икән.

Бармы икән моннан берәр дәва? Картаюдан түгел, ә картаям дип борчылудан? Языгыз әле бер киңәш. Ул бу телеграм-каналны укымый инде, әмма без җиткерербез.
😁155
Такта чәй эчкәнегез бармы?
👍15
Аңламадым. Бармадым. Өйдә калдым.
🤔9😁53
Күршеләр янына чыккан идем, машина мае турында сөйләшәләр.

Берсе әйтә, инструкция буенча 15 мең саен алыштырасы ди. Икенчесе әйтә, безнең майларның сыйфаты начар, 10 мең саен кирәк ди. Өченче күрше 7 мең саен алыштыра. Дүртенчесе тагын да хитрый концепция уйлап тапкан: иң арзанлы май сала да, 3 мең саен алыштыра. Боларның кайсысы хаклы соң? Сез күпме йөрисез?

Берсе май бик тиз карала, дип кайгыра. Икенчесе щупта маем һаман ак дип шатлана. Өченчесе моның күңеленә шик кертте: май ак булгач начар инде ул, нормальный май каралырга тиеш, ә синең май "не работает" диде.

Кереп киттем.
😁146🔥2