Матбугат.ру
4.39K subscribers
8.84K photos
728 videos
1 file
398 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Мондый авылларны ишеткән бар: көрәшчеләр авылы, шәлчеләр авылы, кое казучылар авылы, фермерлар авылы... Ә сезнең нәрсәчеләр авылы? Авылыгыз нәрсә белән дан тота?
Сездә Сабан туе ничәсе?
Илдар абый Хәйруллинга бүген 75 яшь тулды. Котлыйбыз! Сез дә котлагыз.
👍7323
Бик күп җырлар бывшийлар турында язылган. Һәм җырчы анда үзенең бывшыена карата битараф булуы турында җырлый. Битараф булганга аның турында җыр язган.
😁35👍5
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпова Кукмара районы Балыклы авылы Сабан туенда чыгыш ясаган. Телеграм-канал укучыбыз Матбугат.ру өчен нәни генә интервью алган. Чүт кенә провокационный итеп. Бик үк провокационный да түгел бугай инде.
14👍7
Сабантуйда булдыгызмы бүген? Нәрсә ошады һәм нәрсә ошамады?

(Комментарийларга фото элсәгез дә каршы түгел без)
2
Татар җәе

Сөенечләр өләшә ул,
Гөлләрдән келәм җәеп,
Былбылларың сайрап тора,
Исәнме, татар җәе!

Сабантуйлар гөрли җирдә,
Дәртле син, җырлы, әйе!
Мәйданнарда милли аһәң,
Күңелле татар җәе.

Җиләк пешә болыннарда,
Үләннәр сихәт чәе,
Мәтрүшкәләр чәчәк ата,
Хуш исле татар җәе!

Иген үсә басуларда,
Мул булыр уңыш, әйе,
Тәмле дә син, ямьле дә син,
Бал-майлы татар җәе.

Халкымның ачык күңеле
Кебек син юмарт, әйе,
Яусын бәхет яңгырлары,
Хуш килдең, татар җәе!

Мирһади Разов
👍242
Баганага әтәчне иң куркусыз кеше менеп ала. Ә кем менгереп куя соң аны анда? 🤔
- Ә син беләсеңме нәрсә ул Сабантуй?
- Сабантуй ул зур бер пикник, бабай.
- Сабантуй ул пикник кына түгел, улым.

Бәйрәмдәге сәхнә күренешләрендә ишеткәннәрдән.
😁162👎1
Сабантуй үтте - җәй бетте
😢221🔥1
Шундый хәл күзәткәнегез бармы: кеше нидер турында хыяллана, күп еллар шуңа омтыла, ә инде шуңа ирешкәч кенә бу миңа кирәк түгел икән ди.
👍201
Том ям пешергәнегез юкмы?
😁3
Кибеттә пакет бәясе арткан. Үз пакетыгыз белән йөрегез.
😁25😢6🙏1
Әгәр сез бик иҗади кеше икәнсез, эсседә дә шарф чолгап йөрегез
😁23
13 июньгә кадәр татар газета-журналларына почтада ташламалы бәядән язылып була. Давай кәгазьдән укуны онытып бетермәгез әле сез, интернет дигәч тә! Күп кенә кызыклы әйбер кәгазь вариантта кала, интернетка чыгып та җитми бит.

Бу пост белән кәгазь басма чыгаручы хезмәттәшләребезгә теләктәшлек белдерәбез. Даваегыз, үз матбугат чараларыгыз турында мәгълүмат элегез әле шушы пост астында. Әйтик, мәсәлән, пример, нинди татар газета-журналына язылырга стоит?
17😁1
Инде ишеткәнсездер, Ришат Төхвәтуллин коллективы биючесе кырдан какы ашап үлгән

https://matbugat.ru/news/?id=47825

Башка сыймаслык хәл. Шулай да була икән. Балаларыгызны саклагыз!
😢38