Матбугат.ру
4.39K subscribers
8.84K photos
728 videos
1 file
398 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Сезнең шулай булгалыймы? Урамда сезгә танышыгыз килеп эндәшә, хәлләрегезне сорый, сез дә аның хәлләрен сорашасыз итәгать итагать саклап. Саубуллашасыз. Соңыннан уйлап куясыз: кем булды икән бу?
😁37👍3
Чаллыда КамАЗ янган бүген. Жәл. Кемнеңдер малы бит инде бу.
🤔3
Ә сезнең авылда күке кычкырамы?
👍15
Рус теле өчен борчылам
😁6
КФУ экс-ректорын, Алабуганың элеккеге башлыгы Илшат Гафуровны 22 елга хөкем иттеләр. Кырыс режимлы колония. Шундый хәлләр.
🤔16👍4👎2😢21
Гөлнара Тимерҗановага бүген 50 яшь тулды. Котлыйбыз! Сез дә котлагыз.
58👍9
Ләйлә Фазлыевага да бүген 50 яшь тулды. Котлыйбыз! Сез дә котлагыз.
31👍1
Матбугат.ру
Сезнең шулай булгалыймы? Урамда сезгә танышыгыз килеп эндәшә, хәлләрегезне сорый, сез дә аның хәлләрен сорашасыз итәгать итагать саклап. Саубуллашасыз. Соңыннан уйлап куясыз: кем булды икән бу?
Ә иң авыры беләсезме кемне тану? Сез аны билгеле бер фонда гына күрергә күнеккән кешене. Әйтик, каравылда, сакта, постта, кибет киштәсе янында торучыны, вахтершаны. Чөнки син аны бары тик шушында гына күрергә күнеккәнсең. Мәсәлән, син аның белән һәр иртә исәнләшәсең, ә кичен берәр сәүдә үзәгендә очраса, һич исеңә төшмәячәк кем икәнлеге.

Шуңа күрә әгәр дә шундый эштә эшлисез икән, үпкәләмәгез яме, танымасак.
👍162
Исән булса, Аманулла - Әмир Камалиевка 65 яшь тулган булыр иде. Нибары 65 яшь. Белик. Хәтерлик.
🙏43😢8
Хәния Фәрхигә бүген 65 яшь тулган булыр иде. Белик. Хәтерлик. Кайсы җырын беренче урынга куясыз?
71
Танылган шагыйрь, быелгы Тукай премиясе лауреаты Рәниф Шәриповка бүген 75 яшь тулды. Котлыйбыз! Сез дә котлагыз.
37👍10
Сезнең шундый танышларыгыз бармы? Гел болай дип сөйли: "Кем килсен миннән башка бу эшкә? Андый дураклар бүтән юк! Берәү дә килми!" Ә үзе бу эшне югалта башласа, теше-тырнагы белән ябыша, урынын берәүгә дә бирми.
😁30👍4
Телевидениедә интервью бирсәгез, ишетелер-ишетелмәс кенә сөйләгез, шулай текә күренәчәксез.
😁181
😢27🙏82
Әллә сездә дә орып явамы?
🤔51
Бәла аяк астында. Нурлат районында бер яшьлек бала менә шушы покрышкадагы суда батып үлгән. Барысы да шәхси хуҗалыкта, бакчада килеп чыга. Олырак кешеләр бу мизгелне күрми калганнар, булса кирәк. Аллаһ сакласын! Балаларыгызны саклагыз! Бигрәк тә җәй көне.
😢392