Бер кыз телевизордан "мая" дигән сүз кыстырып сөйләшә. Нәрсә дигәнне аңлата икән? Кайсы якларда шулай сөйләшәләр?
👍1
Бүген берәүнең "хорезматичный" дип язганын укыдым. Хорезм иленнән дип әйтүе булгандыр инде.
😁9🤔6
Минем бер күршем бар. Чит регион татары. Казанда квартир, гафу итегез, фатир снимать итә. Сөйләшергә ярата. Әмма ни сөйләгәнен һич аңлый алмыйм. Сүзләре дә татарча кебек үзе. "Әйе шул", "әйтмә дә инде, күрше" дип баш чайкап торам инде итагать саклап. Шунысы гаҗәп, ул мин сөйләгәннәрне аңлый. Әллә ул да аңлаган кыяфәт кенә чыгара микән, итагать саклап?
😁25👍4❤1
Сезнең шулай булгалыймы? Урамда сезгә танышыгыз килеп эндәшә, хәлләрегезне сорый, сез дә аның хәлләрен сорашасыз итәгать итагать саклап. Саубуллашасыз. Соңыннан уйлап куясыз: кем булды икән бу?
😁37👍3