Бу арада медийный ике татарны күрдем. Икесенең дә бөтен адымнарын телефонга төшереп йөрүче личный хезмәткәрләре бар. Машинадан чыкканын, кояшка сокланганын, кибеткә кергәнен, баш кашыганын - һәр адымын рилска һәм сториска төшереп йөриләр арттан тагылып, представляетемы? Бигрәк чыгымлы икән йолдыз булу.
😁36👍6🔥3
Сезнең шундый танышларыгыз бармы: нидер яза сиңа - удалять итә, тагын нидер яза - тагын удалять итә. Мәш килә. Хотя син инде бөтен язганнарын укып өлгердең.
😁50👍1🤔1
Күп еллар буш торган сыерчык ояларына да кошлар оялаган быел. Елы шундый микән әллә? Сезнең сыерчык оясы бармы? Ничә квадрат?
❤18👍5
Ике әби белән лавочкада утырып тордым. Икесе дә гөлләр үстерә икән. Берсе аеруча күп итеп, сатарга дип үстерә. Ә икенчесе әйтә, өйдә гөлләр күпләп үстерү сырость булдыра, төрле авырулар китереп чыгарырга мөмкин, ди. Нүжәли шулай рубрикасы.
🤔8👍3
Хәтерлисезме, әбиләрдә численник бар иде? Безнең телеграм ул онлайн-численник.
👍20