Матбугат.ру
4.39K subscribers
8.84K photos
728 videos
1 file
398 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Дөнья җәйгә авышкан чак,
Килеп җитте Май ае,
Шушы май ялларында
Һәр кешенең үз җае.

Кемдер чаба бакчасына,
Кемдер авыл ягына,
Куба шәһәр, машиналар
Ташкын булып агыла.

Авылларда көтеп тора
Әби-бабай, туганнар,
Бәрәңгене утыртырга
Кайта, диеп оланнар.

Ә оланнар бик хәйләкәр,
Кирәк түгел авыр эш,
Аларның бит уйларында:
Шашлык, мунча һәм бәлеш.

Ял итәргә кайттык, диләр
Һәм саф һава суларга,
Аңлыйсызмы шуны диләр -
Ял кирәк бит кулларга.

Әби-бабай аптырашта,
Ну, бу шәһәр баласы,
Күңел ачу гына булсын
Нинди хәйлә табасы?

- Әйдә, хәзинә эзлибез,
Көтеп тора көрәкләр,
Саф һава ул менә шунда -
Җырлап тибәр йөрәкләр.

Утыртыла бәрәңгеләр,
Түтәлләр дә казыла,
Өй юыла, кер эленә,
Бар буыннар языла.

Эш тә бетә, шашлык пешә,
Ялт итә ул табыннан.
Әбиләре бәлешләрен
Оланкайлар сагынган.

Чыжлап торган мунчаларда
Эш беткәчтән хәл керә,
Бабай көлә, менә шулай
Авыл шифа, көч бирә.

Кәефләр дә күтәренке,
Туйдырган шашлыгы да,
Тагы кайсы туганнарның
Кушылыйк шатлыгына.

Бәрәңгеләрен утыртыйк,
Бакчалары биш гектар,
- Юк, инде кайтыйк шәһәргә,
Анда мөһим эшләр бар.

Май яллары менә шулай -
Майлы да ул, җайлы да,
Тик кояшы юмарт булсын,
Һәм килмәсен кайгылар!

Мирһади Разов
👍384
Кайсы Әлфия ул? Кем кызы?
12🤔4
Уважаемые знатоки, внимание вопрос:

Исәннәрнең кадерен бел,
Үлгәннәрнең каберен бел!


Бу сүзләрне кем язган һәм кем турында? Белә алырсыз микән?
19🔥2
2 ай элек фитнеска язылган идем. Ә нәтиҗәсе һаман юк. Иртәгә барып сорыйм әле үзләреннән ник алай икән.
😁29👍2
Кайберәүләр тузганактан да кайнатма ясый. Сез ясыйсызмы? Ничек ясыйлар аны, өйрәтегез әле.
Танылган дирижер Рөстәм Үтәй вафат ((
😢18👍2
Егетләр! Всё! Химия ясатып, чәчләрне көдрәләтеп йөрү модасы бетте, бүтән алай йөрмәгез.
😁27👍4🔥1
Бүгенгесе көндә агымдагы ел бара
😁23👍3
Тиз генә кереп чыгыгыз да, иртәгә эшкә
😁31🔥3
Озын яллардан соң беренче эш көнендә миңа мондый математика авыр бирелә
😁29👍2🤔2
Өч көнлек эш атнасы...
Бүген 05.05.25.
Өйләнешмисезме?
😁25🔥4👍2
Менәтерә дип кайсы якта сөйләшәләр?
👍7
Русча бер атама, татарча икенче атамада булган тагын нинди елга һәм авыллар бар?
Ухейилюй дигән порода тавыклар бар. Интернеттан карамагыз. Ник карадыгыз индe?
😁23🤔3
Бүген кәчтүмендә ике төймәсен дә төймәләгән ир-атны күрдем. Ужас.
😁25🤔2