Бераз хәбәрдар булыр өчен төрле татар радиоларын тыңлап йөрдем бу арада. Яңалыклар, реклама, һава торышы, джингл-мингл ише җирләрдә ди-джейлар тавышларын әйләндереп-боргалап куялар. Шундый мода чыккан икән. Тренинг үткәрүчеләр шулай өйрәтә, күрәсең. Тыңлаучыларда тавыш истә калыр өчендер инде. Радийщиклар бармы монда? Сездән аңлатма көтәбез))
👍6❤3
Бер танышым шактый дәрәҗәле һәм җаваплы урында эшли. Ә яшүсмер улы велосипед белән ризык ташый. Улының хезмәт хакы зуррак. Менә шундый замана.
🤔18🔥5👍4
Җир йөзендә үзенең яшәешен раслаган, киләчәктән үзенә лаеклы урын даулаган һәр халык рухи кыйбласын билгеләгән асыл улларын, бөек затларын барлый, аларны зурлап, олылап дөньякүләм киңлекләрдә танытырга омтыла. Кылган гамәлләрен, хезмәтләрен тәкъдир итеп, аларга мәһабәт һәйкәлләр куя; зиннәтле музейлар ача; исемнәрен җырларга куша; китап битләрендә терки; истәлек такталарда, урам атамаларында мәңгеләштерә.
Татар халкының да бар ихтирамга һәм игътибарга лаек уллары. Шуларның берсе— халкыбызның сөекле улы, даһи шагыйрь ГАБДУЛЛА ТУКАЙ. Бүген аның тууына 139 ел!
дип җибәргән укучыбыз.
Татар халкының да бар ихтирамга һәм игътибарга лаек уллары. Шуларның берсе— халкыбызның сөекле улы, даһи шагыйрь ГАБДУЛЛА ТУКАЙ. Бүген аның тууына 139 ел!
дип җибәргән укучыбыз.
❤52👍11
"Бизнес Онлайн", үз чыганакларыннан белешеп, Тукай премиясенең быелгы ияләрен атады:
- «Иакинф» балеты авторлары
- шагыйрь Рәниф Шәрипов
- драматург Мансур Гыйләҗев
- фотограф Риф Якупов
Матбугатрулылар пичәт сугамы?
- «Иакинф» балеты авторлары
- шагыйрь Рәниф Шәрипов
- драматург Мансур Гыйләҗев
- фотограф Риф Якупов
Матбугатрулылар пичәт сугамы?
🔥11👎9👍4🙏2
Бергә узыйк Казан урамын... Бүген Казанда Төркиянең диңгез буйларындагы сыман исләр килә.
👍27❤6
"Ир-ат ризык әзерләсә, фәрештәләр канат салып торыр" дип бүген хатын салат туратты. Бармы татарда шундый мәкаль? Әллә хатынның хәйләсе генә булды микән бу?
🔥22
Ифтарда кафеда ахшам намазы укыйлар. Бер фотограф бу хәлне төрле ракурстан төшерә. Намаз укылып беткәч, имам фотографка эндәшә: "Намаз фотографка да фарыз".
Ифтар ашында күргәннәрдән.
Ифтар ашында күргәннәрдән.
👍23🤔10
"Кеше китә - җыры кала" фильмының 1 сериясен карадыгызмы? Нәрсә ошады һәм нәрсә ошамады?
❤18👍2