Матбугат.ру
4.39K subscribers
8.84K photos
728 videos
1 file
398 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Минем бер танышым "выкинуть" дигән фигыльне яратып куллана. Иске, тотылган әйберләргә, сыйфатсыз тауарларга карата әйтә ул аны. Ниндидер ачу белән, ике "в" белән әйтә: "Он мне надоел и я его ввыкинул", "да ввыкинь ты его уже, купи себе новый", "я его скоро ввыкину". Бер караганда рәхмәтле булырга тиеш бит инде. Без хәзер әйбернең кадерен белмибезме? Әллә кадерен чамадан артык беләбезме?
🤔12
Көтелмәгәнрәк булды бу
😁16🤔6👎2🔥1
Инвар, Алетея, Таина, Сибель, рәхим итегез.
Рамил Муллин Түбән Камада җитәкчелек итүдән китә ди. Ә Габделәхәт Хәкимов - Әтнә районыннан. Сезнең район главасының хәлләре ничек?
😢6🤔3👍2
91 яшендә Зураб Церетели вафат булган
Матбугат.ру
91 яшендә Зураб Церетели вафат булган
Еш кына аңлашылмаучанлык килеп чыга. Шуңа күрә аерым аңлатабыз. Әгәр дә мәгәр рус матбугатында "умер на 92-ом году жизни" дип укыйсыз икән, димәк, кешегә 91 яшь тулган да, 92нче яше бара (92 яшь әле тулмаган). 92 яшь тулгач, "93-ий год жизни" китәчәк.

"БеЛИК БЕЗ" рубрикасы.
👍171🔥1
Балык Бистәсе районында яшәгән соңгы Бөек Ватан сугышы ветераны Мирзахан Әхмәтов вафат булган. Урыны җәннәттә булсын! 🤲

Ә сезнең районда Бөек Ватан сугышы ветераннары бармы әле?
😢315👍3
Күп кеше хәлсезлектән зарлана. Язгы авитаминоз ахрысы ди. Сезнең хәлләрегез ничек? Язгы авитаминоз кайчан булырга тиеш ул? Ничәсеннән ничәсенә кадәр?
14
"Мин генә кеше иттем аны". Кайвакыт хатыннар ирләре турында шулай дип әйтә. Бер коуч күзәтүенчә, болай дип әйтүче хатыннарның гаиләләре еш таркала икән, чөнки бу тәкәббер кеше сүзе. Сез алай дип әйтмисездер бит бабаегызга?
😁19👍2
Сырный соус та кирәкми иде
🔥44👍18😁5
Хоккей белән бу сезонга шундый хәлләр.

Митчелл Миллер Аксубайдан мәллә ул? Радик Сабировка охшаган.
😁26😢32
Йоклап тордыгызмы? Алайса, салкын акыл белән языгыз әле, "Ак барс" ни өчен шулай уйнады? Сәбәпләре нидә? Нәрсә җитми командага?
Яшел Үзәндә менә шушы янгында 69 яшьлек ир-ат һәм аның 94 яшьлек әнисе янып үлгән. 94 яшькә кадәр яшә дә... Язмыш...
😢30👍5🙏1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Розалия Зәкиевадан матбугатрулыларга видеокүчтәнәч
6🔥3👍1
TatSoft — сезнең ярдәмчегез!

26 апрель — Ана теле көне уңаеннан Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты үз әбунәчеләренә күчтәнәч әзерләде.

🎁 TatSoft боты

🔸татарча текстны урысчага тәрҗемә итә
🔸урысча текстны татарчага тәрҗемә итә
🔸татар сөйләмен текстка әйләндерә
🔸татарча текстны сөйләмгә әйләндерә

Татар телен өйрәнүчеләр, белгечләр, журналистлар, гомумән, телебезне сөючеләр күңеленә хуш килер дип өметләнәбез.

Рәхим итеп кулланыгыз!

Яңалыкларны безнең каналда күзәтеп бара аласыз
10👍4
Ну ашап караган бар инде минем ул дубайский шоколадыгызны. Гөбәдия тәмлерәк.
👍28😁16
Кычыткановый аш ашадыгызмы әле быел
👍144
Кызлар! Ну ярар, иреннәрегезне кабартасыз инде, безнең сүзне тыңламыйсыз. Ну аны хотя бы сизелмәслек итеп кенә кабартыгыз. Карале, иреннәрен кабарткан бит бу дип текәлеп карап торырлык булмасын.
😁24👍132🤔1