Матбугат.ру
4.39K subscribers
8.84K photos
728 videos
1 file
398 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото яки видео җибәрегез:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Быел нәрсә дигән бәрәңге утыртасыз соң? Кызыл бәрәңге яхшыракмы, акмы?
👍2
Тагын кайсы авылларда северное сияние бүген?
Күрдем! Үз күзләрем белән! Кичә! Май коңгызын.
👍9
"Син йолдызнамә буенча кем?" - бу сорауга җавап бирү дә гөнаһ.

Коръән ашында ишеткәннәрдән.
😁10👍4🤔4
🙏18😢5👍2
Бүген пәрәвез бик күп оча. Әбиләр чуагы җитә чтоли?
😁26🔥1
"Базарга чыктым әле" рубрикасы. Ярминкәдә казылык алдым бүген (яки казы). Без бигрәк сата белми сатабыз инде әйберне. Менә бу апа сата белеп сата. Ике төрле казылыгым бар ди. Берсе обычный, икенчесе балалар һәм өлкәннәр өчен (Шулай дигәч өйдәге балаларым күз алдыма килде. Алар кош оясындагы бәбкәләрдәй авызларын ачып мине көтәләр сыман). Шулай да сорадым: ә "балалар һәм өлкәннәр өчен" казылык обычныйдан нәрсәсе белән аерыла? "Майлы җирләре әзрәк", - диде.

М - маркетинг! ☝️
😁29👍41🔥1
А у вас?
👍5
Безгә языгыз һәм шалтыратыгыз дигәннән соң редакциягә ким дигәндә бер кеше язачак яки шалтыратачак - Анурбик абый.
😁141👍1
Ух-пух килеп шимбәтникта катнаштыгызмы бүген? Соңыннан социаль челтәрләр өчен фотога төшәргә онытмадыгызмы?
👍16
Танылган диктор, телевидение журналисты Рөстәм Нәбиуллинга бүген 85 яшь тулды. Котлыйбыз! Сез дә котлагыз.
42🙏5
Илһам абый җибәрде. Теге Илһам абый.
👍146
Forwarded from ТАТФОРУМ
«Шагыйрьләр vs Ясалма фәһем»

22 апрель көнне 18:00 сәгатьтә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече залында үзенчәлекле шигъри кичә – «Шагыйрьләр vs Ясалма фәһем» узачак. Тамаша Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Камал театры тарафыннан оештырыла.

Ясалма фәһем шагыйрьләр тарафыннан язылган шигырьләргә җавап итеп үз текстын тәкъдим итәчәк. Тамашачы ясалма интеллект һәм шагыйрьләр арасындагы иҗади көрәшне турыдан-туры күзәтеп бара алачак.

Катнашалар: Булат Ибраһим, Рүзәл Мөхәммәтшин, Фәнил Гыйләҗев, Рифат Сәлах, Йолдыз Миңнуллина, Эльвира Һадиева, Лилия Гыйбадуллина, Гөлүсә Батталова, Дания Нәгыйм һәм Алинә Хәбибуллина.

Керү – бушлай, әмма теркәлү сорала: https://forms.yandex.ru/u/67fd4be6eb6146bd2baa1a39/
👍7
Утырып сөйләшер бер кеше юк, син дә эчмисең, диде бүген бер күрше абзые.
😁17
Минем бер танышым "выкинуть" дигән фигыльне яратып куллана. Иске, тотылган әйберләргә, сыйфатсыз тауарларга карата әйтә ул аны. Ниндидер ачу белән, ике "в" белән әйтә: "Он мне надоел и я его ввыкинул", "да ввыкинь ты его уже, купи себе новый", "я его скоро ввыкину". Бер караганда рәхмәтле булырга тиеш бит инде. Без хәзер әйбернең кадерен белмибезме? Әллә кадерен чамадан артык беләбезме?
🤔12
Көтелмәгәнрәк булды бу
😁16🤔6👎2🔥1